Безнең ишегалдында иске кое бар, ул ташландык хәлдә. Аны сүттермим. Әни су юлын томаларга ярамый дип әйтә иде. Үзе исән чагында гел шунда килеп дога укыды. Аннан калган дәфтәрдә багышлау сүзләре, авылыбызның барлык чишмә исемнәре язылган. Тик догасы гына юк.
Халидә апа, Васильево бистәсе.
Казанның Салмачы бистәсендәге “Хәдичә” мәчете имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт КАДЫЙРОВ:
— Элек-электән халык телендә йорт, су, ут хуҗасы дигән төшенчәләр бар. Тик бөтен нәрсәнең хуҗасы — бер Аллаһы Тәгалә. Шулай да гореф-гадәтләрдә бу йолалар сакланган. Мунча, бәдрәф кебек җирләрдә җеннәр яшәргә мөмкин. Шуңа да тамак кырып, догалар укып керергә кушалар. Ташландык коега килгәндә, Аллаһ ризалыгы өчен дип мәчеткә сәдака бирә аласыз. Шулай ук белгән догаларыгызны укыгыз. “Йә, Раббым, үзең яралткан барлык явыз мәхлукатларыңнан Сиңа сыгынам”, — дип дога кылу да хәерле.
Фото fotokto.ru сайтыннан алынды.