• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 04.12.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тату гаилә

“ЫРГАК АРТЫННАН САНЫЙ-САНЫЙ, ҮЗЕ БЕР ЛӘЗЗӘТ АЛАСЫҢ”

“ЫРГАК АРТЫННАН САНЫЙ-САНЫЙ, ҮЗЕ БЕР ЛӘЗЗӘТ АЛАСЫҢ”

Өлкән буын элек-электән һәр нәрсәнең кадерен белгән. Юклык заманы үзәкләренә үткәнгәме, хәзер дә иске киемнәрне, җиһазларны ташларга ашыкмыйлар. Арада аларны яңартып, матурлап торучылар да бар. Нурлат районы Бикүле авылында яшәүче Суфия Гайнетдинова да шундыйлардан. Аларның өенә кергәч, ис-акылым китте: һәр бүлмәдә кул эшләре урын алган. Кечкенә бала өчен башмактан башлап зур келәмнәргә кадәр күзгә ташлана. Суфия апа кул эшләрен бервакытта да сатмый, аларны бүләк итә йә үзендә истәлек итеп калдыра икән.

— Кул эшләренә осталык әнием Закирәдән килә, — дип сүз башлады яңа танышым. — Чөнки газиз кешем иске пальтоларны сүтеп, аяк киеме, бияләй тегә иде. Ул чагында тегү машинасы юк, һәммәсе кул хезмәте белән башкарыла. Әнидән күреп, мин дә шушы матурлыкка тартылдым. Бертуган сеңелләрем Тәнзилә, Ләйлә дә хәзер чикмичә, бәйләмичә тора алмый.
— Сугыштан соң дөньяга килгәнсез. Ул чагында рәхәтләнеп кул эше белән утырам дисәң, материалы да булмагандыр?
— Энем тракторда эшләп йөргән вакытлар. Берсендә ул өйгә килеп керде. “Апа, безгә эштән майлы кулларыбызны сөртергә бер капчык җеп бирделәр. Барысын да исраф итәргә кызганыч, алмашка бер чүпрәк бирсәң җитә”, — ди. Юклык заманында шушы бүләкне бик шатланып кабул иттем. Иң беренче булып кызларыма җиңсез күлмәк, кышка матур баш киемнәре бәйләдем. Алтынчы сыйныфта укыган вакытта әтием тегү машинасы алып бирде. Ул чагында шатланганым… Әле дә эшли ул. Хәзерге вакытта шәл бәйлим, сәйләннән чәчәкләр ясыйм. Урындык япмалары, бизәк төшерелгән мендәрләрне дә яратып башкарам. Элегрәк келәмнәр тектем. Зур келәмгә — 1 ай, кечерәкләренә 10-15 көн китә иде. Иң мөһиме — җеп калын булмасын. Кул эшләренә чумып, бөтен чирләр онытыла. Кайчагында баш авыртканда, әзрәк ятып торыйм әле, дип уйлыйсың. Ләкин кул үзеннән-үзе җепкә тартыла. Ыргак артыннан саный-саный, үзе бер ләззәт аласың.
— Әтиегез яраланып булса да, бәхеткә, сугыштан исән кайткан. Ата назы тәтедеме?
— Әтием Мәхмүт 1939 елда армия хезмәтенә алына. Ватан алдындагы бурычын үтәп, өйгә кайтыр вакыт җиткәч кенә, сугыш башлана. Якын кешебез 1947 елны, сул аягы яраланып, авылга кайткан. Дөресрәге, аягына тимер кыйпылчык кереп калган. Шул тимер үзен сиздереп, гел аягын авырттырып торды. Аксап йөри иде мәрхүмкәем. Сызлана-сызлана 67 яшенә кадәр яшәде. Сугыш турында бервакытта да сөйләмәде. 9 майда көне буе елый иде. Әти дә, әни дә бик иртә үлделәр. Хәзер өлкәннәр өчен нинди генә бәйрәмнәр уздырмыйлар. Кызганыч, икесенә дә аларны күрү насый булмаган.
Суфия апага — 73 яшь. Хатыйп абый белән 52 ел бергә яшиләр. Ире гомере буе тракторда эшләгән. Гайнетдиновлар 2 кыз, 1 ул үстергәннәр. Балаларының өчесе дә башлы-күзле. Суфия апа лаеклы ялга чыкканчы, мәктәптә идән юган. Үзенең хезмәт юлын яратып искә ала. Киләчәктә дә шулай гел хәрәкәттә булсын, кул эшләре аны яшәртсен, яңа көнгә көч бирсен иде.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“ЭФИР КӨНЕ ЯКЫНЛАШКАНДА, ЙОКЫМ КАЧА ИДЕ”
Сәхнә арты

“ЭФИР КӨНЕ ЯКЫНЛАШКАНДА, ЙОКЫМ КАЧА ИДЕ”

by irekmanager irekmanager
31 марта, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru