Мамадышта яшәүче Роберт Сәлахетдинов кардан төрле сыннар ясый. Авылда әнисенең капка алды әкият дөньясын хәтерләтә. Анда “Почтальон Печкин” да, “Дед Мазай и зайцы”, тагын әллә нинди персонажлар бар. Үтеп баручы һәм якынлашып килүче ел символлары — Юлбарыс белән Куянны да ясаганнар.
— Беренче сыннарны 1999 елда эшләдем. 10-15 ел ныклап шөгыльләнәм. Төрле оешмалар сорый. Бер атнада йөзгә якын фигура ясыйм. Иртәнге сәгать 6 да чыгып китәм, төнге 12 гә хәтле эшлим, — ди Роберт. — Процесс болайрак: карны таска салам, су кушам. Шуннан формалар ясыйм. “Колер” буявын кулланам, “ПВА” җилеме өстим, “Водоэмульсионная” дигән буяуны да кушып болгатам. Соңгы араларда ике тапкыр яңгыр яуды. Шул сәбәпле кайбер фигураларны бераз яңартып эшләргә, кабат буярга туры килде. Сын ясауда тагын бер ысул бар: карны формага тутырып, таптап та фигура эшләргә була. Төрле персонажлар тудырам. Аеруча совет заманында караган мультфильм геройларын төшерергә яратам. “Почтальон Печкин”ны, мәсәлән, гел яхшы хәбәрләр алып килсен, дигән теләк белән почта хезмәткәрләренә хөрмәт йөзеннән ясадым.
Лилия ЙОСЫПОВА.