Эчлек: гөмбәне боҗралап туралган суган белән бергә кыздырырга, тәменчә тоз, борыч өстәргә.
Пешкән тавык итен вак шакмаклап турарга. Әзер гөмбә суынгач, ит белән бергә кушарга. Эре угычтан уылган сыр өстәргә.
Суда пешкән бәрәңгенең суын саркытырга. Өстенә 100 г сырны эре угычтан уарга, 1 йомырка сытарга һәм сөт өсте кушып, яхшылап изәргә. Боламык бик сыек булмаска тиеш.
Табага пергамент кәгазе җәеп, өстенә бәрәңгедән оялар ясарга. Торт бизәгәндә кулланыла торган җайланма белән бора-бора оя ясап төшерә аласыз. Оялар уртасына эчлекне салырга һәм 180 оС кызулыктагы духовкада әзер булганчы пешерергә.
Гөлсинә МУРАДИМОВА, Әлки районы Базарлы Матак.