УКРОП ОРЛЫГЫ ШИКӘРНЕ КИМЕТӘ
Термоска 1 л кайнар су агызырга. 1 аш кашыгы укроп орлыгы салып, 1 сәгать төнәтергә. Иртән һәм кич берәр стакан эчәргә була.
Укроп орлыгы суын эч күпергәндә, газлар җыелганда көнгә 3-4 стакан эчәргә ярый.
ЛАВР ЯФРАГЫ ГАЙМОРИТТАН ДӘВА
10 лавр яфрагын кул белән ваклап, 1 л суга салып, талгын утта 10 минут кайнатырга. Плитәдән алгач, сөлге белән капланып, парын суларга. Дәвалануны 2-3 көн кабатларга мөмкин.