• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 01.01.2026
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Төрлесеннән

“КЫШЫН БАЛЫККА ЯЛГЫЗЫҢ ЙӨРҮ КУРКЫНЫЧ”

“КЫШЫН БАЛЫККА ЯЛГЫЗЫҢ ЙӨРҮ КУРКЫНЫЧ”

Кышын балык тоту аеруча җаваплы, саклык кагыйдәләрен үтәү зарур. Башкортстанның Иске Балтач авылында яшәүче, журналист булып эшләүче Дамир Хәйртдинов ел әйләнәсе балыкка йөрергә ярата. Кышын балык тоту кагыйдәләрен ул аңлатып үтте.

Һәвәскәр балыкчы Дамир Хәйртдинов мәктәптә укыган чакта ук качып-посып бәкедән балык каптырырга яраткан. Ул 1982 елда беренче тапкыр кышкы балыкка барып, бәке ясап, балык тоткан.
— 2004 елдан кышкы балыкчылык белән “чирләдем” дип әйтә алам, — дип сөйләде ул. — Кичектергесез эш булмаса, атнаның бер ял көнендә энем Айдар белән Танып елгасына балыкка барабыз. Үз күзәтүләребездән чыгып әйткәндә, ай тулганда, шулай ук атмосфера басымы югары булганда, балыклар пассив. Ләкин андый чакта да вакыты-вакыты белән ерткыч булмаган балыклар яхшы чиртеп ала. Кайчак шул вакытны көтеп, көн уза. Ә ул егерме минут-ярты сәгать кенә дә булырга мөмкин. Балык актив булганда да, кайчак аның кәефенә ачкыч табу авыр.
Дамир сүзләренчә, ерткыч булмаган балыклар җимгә таләпчән. Беркөнне ул черки личинкасына яхшы капса, икенче көнне бу җим эләктерелгән кармакка килеп тә карамаска мөмкин. Шуның өчен балыкчыда берничә төрле җим булырга тиеш дип саный ул. Черки личинкасы, чебен личинкасы, камыр… Һәр балыкчының үз җае булган кебек, Дамир Хәйртдиновның да үз хәйләсе, алымы бар.
— Балыкны бер урынга җыю һәм бер урында тоту өчен азык куллану яхшы. Алар махсус кибетләрдә сатыла, — дип киңәш бирде балыкчы. — Күпчелек балыкчылар, җирле сулык үзенчәлекләрен исәпкә алып, аны үзе ясый. Безнең якларда кышын балыкка ялгызың йөрү куркыныч. Чөнки боз ватылып, суга төшү куркынычы зур. Ерткыч җәнлекләр һөҗүм итүе бар. Алар андый урыннарны ярата. Чөнки кайбер балыкчылар тоткан вак балыкларын кире җибәрми, үзләре белән алмый, бәке янында калдырып китәләр.
Һәвәскәр һәм күпьеллык тәҗрибәсе булган балыкчы киңәш иткәнчә, кышкы балыкка барып өшемәс өчен, җылы киенергә кирәк. Хәзер махсус кием сайлап алу мөмкинлеге зур.
— Җилдән саклану өчен палатка яхшы, — ди Дамир Хәйртдинов. — Шулай да һава торышы 10 оСан түбән булса, балыкка барырга атлыгып тормыйм. Башкаларга да киңәш итмәс идем.
Индира СӘЙФУЛЛИНА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Автояңалыклар
  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Язмышлар

“ИҢ ЯКЫН КЕШЕЛӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛЕРГӘ КИРӘК”

by irekmanager irekmanager
3 апреля, 2025
“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”
Сәхнә арты

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”

by irekmanager irekmanager
14 ноября, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru