1,5 стакан җылы су, 0,5 стакан җылы сөт, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, 5-6 аш кашыгы үсемлек мае, 2 йомырка, 20 г “Люкс” чүпрәсе, он.
Камыр басып, кабартырга һәм өстен каплап торырга. Кабартмалар ясап, кызган үсемлек маенда йөздереп пешерергә.
Гөлүсә РӘХМӘТУЛЛИНА, Казан.