• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 15.11.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“УЙЛАП ТАБУЧЫ ИНЖЕНЕР БУЛЫРГА ХЫЯЛЛАНАМ”

“УЙЛАП ТАБУЧЫ ИНЖЕНЕР БУЛЫРГА ХЫЯЛЛАНАМ”

Актанышта “ХХI гасыр кулибиннары” олимпиадасы узган. Анда катнашучы укучыларның эшләнмәләренә сокланмый мөмкин түгел. Ниләр генә уйлап тапмый алар: кер киптергеч, бәрәңге утырткыч дисеңме? Барысы да көнкүрештә кирәкле әйберләр.

Мәсәлән, Теләкәй урта мәктәбенең IX сыйныф укучысы Айгиз Миннигулов печән җыйгыч ясаган. Егет үзе Иске Җияш авылыннан. Кечкенәдән техника белән кызыксына. Төрле эшләнмәләр уйлап таба. Аның квадроцикл, трицикл ясаганы да булган. Хәзер сораучыларга заказ белән мангаллар эшли. Ул бәйгедә печән җыйгыч тәкъдим иткән.
— Мәктәбебезнең участогы зур. Укытучыларга эш җитәрлек. Аларга без дә ярдәм итәргә тырышабыз. Кул эше җиңел түгел, шуңа уйлаштык та, остазым — технология укытучысы Рәмзил Әхмәтов белән печән җыйгыч ясадык, — дип сөйли Айгиз. Аны ясау катлаулы булмаган, фантазияне эшкә җигү һәм тырышлык кына таләп ителгән.
— Угольникка тишекләр тишеп, печән җыйгычның тешләрен беркеттек. Күтәреп төшерергә җайлы булсын дип, рычаглар көйләдек. Мотоблокны трицикл итеп үзгәрттек. Узган җәй печәнне тулысынча шул җайланма белән җыйдык. Ул безгә бик ошады. Эшебезне күпкә җиңеләйтте. Укытучымнан күп һөнәрләргә өйрәнәм. Рәхмәт аңа, — ди Айгиз. Киләчәктә әңгәмәдәшем уйлап табучы инженер булырга хыяллана.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”
Сәхнә арты

Зәринә ХӘСӘНШИНА: “ХӘЗЕР ВАКЫТЫ ҖИТТЕ ДИП САНЫЙМ”

by irekmanager irekmanager
29 февраля, 2024
ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?
Безнең өй

ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
13 февраля, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru