«Дөнья киңлегеннән ни файда, аяк киемең тар булса”, — ди халык. Дөрес сайламаган, яңа аяк киеме аякны кырырга, мозоль чыгарырга да мөмкин. Аны зурайтып карагыз.
1 нче ысул. Аяк киемен юеш сөлгегә төреп, 5-6 сәгать тотарга. Сөлге гел юеш булырга тиеш. Аннан йон оекбаш белән аяк киемен киеп, 1 сәгать тирәсе йөрергә. Соңыннан формасын югалтмасын өчен, эченә тыгызлап бөгәрләнгән кәгазь тутырырга һәм кипкәнен көтәргә кирәк. Батареяга куярга, җылы һава өрдерергә ярамый.
2 нче ысул. Аяк киеменең кырган урыннарына: артына, яннарына эчтән кастор мае яки вазелин сөртергә була. Шуннан соң беренче ысулдагы шикелле йон оекбаш белән туфлине киеп, өйдә 1 сәгать йөрегез.
Фото: © kryzhov — 123rf.com