• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 19.11.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“АВЫЛ “МЕРСЕДЕС”ЛАРЫ ГАРАЖДАН ЧЫКТЫ”

“АВЫЛ “МЕРСЕДЕС”ЛАРЫ ГАРАЖДАН ЧЫКТЫ”

Әлки районының Алпар авылында яшәүче Илһам Фасаховка кечкенәдән техника җене кагылган. Аның әтисе озак еллар тракторда эшләгән. Шуңа да әңгәмәдәшем кечкенәдән техника арасында барысын да тотып карап, өйрәнеп үскән. Ул транспортны оста йөртүдән тыш, аларны үзе ясый да.
Мотоблоктан квадроцикл эшләгән, күп техниканы тарантаслы, арбалы итеп үзгәрткән. Кайберләрендә хатыны Фәния апа да йөри. Илһам абый үзе тыйнак, башкарган эшләре турында сөйләргә бик яратмый.
— Яз җитте, авыл “мерседес”лары гараждан чыкты. Утын ташыйбыз, печәнгә йөрибез, балыкка, гөмбәгә барабыз. Көзен урманнан гөлҗимеш, балан җыеп, кышка әзерлибез. Кая кирәк, шунда техникада рәхәтләнеп йөрибез, — дип сөйли Фәния апа, иренең ишегалдында тезелеп торган мотоцикл, машиналарына ишарәләп.
— Илһамга көзен 65 яшь тула. Олыгаеп кына танышсак та, шөкер, 13 ел тигез гомер кичерәбез. Бик уңган кеше ул. Кулыннан килмәгән эше юк. Үз кулы белән парник ясады. Сыер да сава. Мал-туарны аңлый, терлекне сыйпап кына сөйләшә, — ди хатыны Фәния апа.
Илһам абыйның техника коллекциясендә мотоцикллар аерым урын алып тора.
— Мәктәп яшендә үк мотоциклда җилдердек, — дип искә ала Илһам абый.
Моннан тыш балта остасы да әле ул. Кирәк кешегә тырма, чүкеч саплары ясап бирә. “Үзең эшләгән күңелгә якынрак”, — ди.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?
Безнең өй

ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
13 февраля, 2023
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru