Зелпе (жимолость) — безнең бакчалардагы иң беренче җимеш бирә торган куак. Киләсе елга да җимешләре күп булсын өчен, уңышын җыйганнан соң, тиешенчә тукландырырга кирәк.
Иң беренче таләп — мул итеп су сибү. Зур куакка кимендә 3 чиләк су сибәргә кирәк. Икенче таләп — төбен йомшарту. Куак төбендә чүп үләннәре үстермәгез. Черемә белән мүлчәли алсагыз, тагын да яхшы. Уңыш биргән куакка азотлы ашламалар кирәкми. 10 л суга 1 әр аш кашыгы суперфосфат һәм калий сульфаты кушып, бер куакка ярты чиләк исәбеннән сибегез. Җәй азагында мондый тукландыруны тагын бер тапкыр кабатлагыз.