ТАРЫ — АШКАЗАНЫНА ДӘВА

Тары ярмасына чеби боткасы дип борын җыерып карамагыз. Тары — борынгы культура, ул бодай, арыш, дөге, карабодайдан күпкә алдарак үстерелгән.
Тары аксым микъдары буенча манный ярмасыннан, крахмал буенча дөгедән калышмый, анда калий дөгедән — дүрт, магний биш тапкыр артыграк. Тарыда никотин кислотасы, бакыр, марганец күп.
Тары боткасын еш ашап, гипертония, панкреатит, шикәр диабетын дәвалап була. Тарының тагын бер өстенлеге — организмнан зарарлы матдәләрне чыгаруы, антибиотиклар белән дәваланганда, көн саен тары боткасы ашарга тырышыгыз. Аның шешләрнең үсешен тоткарлавы да исбатланган.
Тары сөякләрне, мускуллар системасын да ныгыта.

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх