• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 17.08.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

ЛИМОННЫ НИЧЕК ҮСТЕРЕРГӘ?

ЛИМОННЫ НИЧЕК ҮСТЕРЕРГӘ?

Өйдә лимон үстерү, үрчетү турында яза алмассызмы?
Лилия, Арча.

Бүлмә лимоны тәрбиягә шактый таләпчән. Тәрбия шартларын үтәмәгәндә, яфракларын коя башлый.
“Павловский лимон” — иң популяр сорт. Ул үзлегеннән серкәләнә. Лимон, гадәттә, март-апрельдә һәм сентябрь-октябрьдә чәчәк ата. Үсемлек 10-15 көн чәчәк ата, җимешләре үсү һәм өлгерү 8-9 айга сузыла.
Лимонны чыбыкчаны тамырландырып яки орлыктан тишелгән үсентене ялгап үрчетәләр. Чыбыкчаларны тамырландыру — иң гади ысул. Уңай шартларда чыбыкча  2-3 атнада тамырлана. Моның өчен бүлмә лимоныннан 3-5 яфраклы 6-10 см озынлыктагы чыбыкча кисеп алалар. Асты — бөре астыннан ук кыйгачлап, өсте — өске бөре өстеннән туры итеп киселә. Утыртыр алдыннан аскы яфракларын бөтенләй алырга, аскы кисеменә, черемәсен өчен, төелгән агач күмере сибәргә кирәк. Чыбыкчаларны юылган елга комына утыртам. Аннан су сибәм һәм өстенә 0,5 литрлы банка каплыйм. Чыбыкчалар тамырлансын өчен, +20…+25 оС җылылык кирәк. Ай ярымнан тамырланган үсентеләрне 10-12 см диаметрлы чүлмәккә күчерергә кирәк. Лимон үсентесен шундук зур савытка утыртырга ярамый. Туфрак катнашмасы: 5 өлеш кәс туфрагы, 2 өлеш черемә, 2 өлеш яфрак черемәсе (урманныкы) һәм 1 өлеш елга комы кушып ясала.
Үсентеләрне чүлмәккә тамырландырылганнан берникадәр тирәнрәк итеп утыртам. Утыртканнан соң, якты урынга куям һәм көнгә 2-3 тапкыр пульверизатордан бүлмә температурасындагы су бөрким. Үсентеләр яхшы үссен өчен, 10-12 көн саен  1 өлеш сыер яки ат тиресен 6 өлеш суда эретеп тукландырам. 1 литр әчеткегә 2 г исәбеннән аммиак селитрасы өстәргә була. 2 ел үскән лимонны ел саен 2-3 см га киңрәк чүлмәккә күчерергә кирәк.
Лимон дым ярата. Җәен — яңгыр суы, кышын кар суы сибәргә тырышыгыз. Җәен 1-2 көнгә бер, кышын атнага 1-2 мәртәбә бүлмә температурасындагы су сибәм. Көн саен су бөркергә кирәк. Кышын бүлмәдә һава коры була. 10-15 көнгә бер яфракларын юеш салфетка белән сөртәм.
Яхшы үссен өчен, яктылык режимын үтәү мөһим. Кышын көн яктысы — 8, җәен 10-15 сәгать булырга тиеш. Безнең лимон иң якты тәрәзә янында үсә. Кышын иртән һәм кич, тәүлегенә 5-6 сәгать, үсемлектән 30-40 см биеклектә көндезге яктылык бирә торган лампа белән өстәмә яктыртам.
Җимеш бирүен тизләтү өчен, куакны иртә язда, уянып үсә башлаганчы, формалаштырып кисәм. Озын ботакларның өчтән бер өлешен, кыскаларын 3-5 бөресен кертеп, очын гына кыскартам. Тышка караган бөре өстеннән кисәргә кирәк. Ботак нәкъ шул бөредән үсеп чыга һәм бөре караган якка таба үсә.
Лимон чүлмәген боргаламагыз, югыйсә ул яфракларын коя. Аны атнага 10-12 градуска гына боралар.
Лимон щитовкадан зарарланырга мөмкин. Бу корткычка каршы 1 л суга 40-50 г кер сабыны һәм 10-15 г машина мае кушып, сабынлы-майлы эмульсия әзерлим. Эмульсияне каты теш щеткасы белән сөртәм. Ул щитовканы куптара. 2-3 сәгатьтән үсемлекне җылы су белән юып алам. Мондый эшкәртүне атна саен 3-4 тапкыр кабатларга була.
Уңай шартлар тудырганда, лимон өченче елны беренче уңышын күрсәтә.
Франс ХӘЛИЛОВ,  авыл хуҗалыгы  фәннәре кандидаты,  ТРның атказанган авыл  хуҗалыгы хезмәткәре.

Хәбәрләр

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Татарстанда яшәүче 40 меңгә якын балага ярдәм итәчәк.

Казанда “Апуш” татар балалар театр студиясе сентябрьдә өстәмә кастинг игълан итә.

16 августта Балык Бистәсендә “Бистә шәле” III республика хатын-кызлар кәсебе фестивале уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Рәшит САБИРОВ: “КЕШЕ КАДЕРЕ ЮК БЕЗДӘ!”
Сәхнә арты

Рәшит САБИРОВ: “КЕШЕ КАДЕРЕ ЮК БЕЗДӘ!”

by irekmanager irekmanager
11 августа, 2025
УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?
иман нуры

УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?

by irekmanager irekmanager
21 ноября, 2023
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru