Кузгалак — бакчалардагы беренче яшел тәмләткеч. Ул укроп, петрушкадан күпкә алдарак үсеп җитә. Ел саен чәчәсе юк, күпьеллык. Шуңа ул язгы авитаминоздан саклану өчен иң беренче чара булып тора.
Кузгалакта А, С һәм К витаминнары күп. В төркеме витаминнары микъдары буенча кузгалак бездә үсә торган башка яшелчәләрдән өстен. Ул иммунитетны ныгыта, хәтерне яхшырта. Кузгалак йөкле хатын-кызларга файдалы, чөнки анда фолий кислотасы күп. Кузгалакны балаларга 3 яше тулгач бирергә кирәк.
Кузгалак ашказаны согының әчелеген күтәрә, ашказаны асты бизенең лайлалы тышчасын ялкынсындыра, үт юлларында ташлар барлыкка килүгә этәргеч бирә ала. Бөерләрдә таш, подагра, эчәк авырулары борчыганда, ашказаны согының әчелеге югары булган гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте булганда, кузгалак ашарга ярамый.