• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 02.11.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“КАРБЫЗ ҖИРДӘ ТӘГӘРӘП ҮСӘ”

“КАРБЫЗ ҖИРДӘ ТӘГӘРӘП ҮСӘ”

Апаста яшәүче Равия һәм Абдулла Хафизовлар лаеклы ялга чыккач, кызыклы, файдалы шөгыльне үз иткән. Көннәр буе бакчада казына алар. Нинди генә яшелчә, җиләк-җимеш үстермиләр. Кура җиләгенең берничә төре, каен җиләге, бакча җиләге, виноград инде өлгергән. Кавын-карбызларны авыз иткәннәр.

Бакчада һәр әйбернең үз урыны бар. Тәҗрибәле агроном Абдулла абый бакчачылык серләрен яхшы белсә, төгәллек, пөхтәлек — озак еллар икътисад өлкәсендә хезмәт куйган Равия апаның тырышлыгы.
— Эшләгәндә бакчага вакыт калмый иде. Лаеклы ялга чыккач, вакыт үткәрергә бер шөгыль. Иртә яздан ук тәрәзә төбендә үсентеләр үстерәбез. Теплицага да чыгарабыз. Артыгын балаларга, туганнарга, дусларга бирәбез, — ди Равия апа.
Яшелчә төрләрен, сортларын Абдулла абый сайлый. Утыртыр алдыннан киңәшләшеп, уртак фикергә килеп, яңа яшелчәләрне дә сыныйлар. Өч ел теплицада да, ачык һавада да кавын һәм карбыз үстерәләр.
— Теплицада карбыз, кавыннарны элеп куймыйбыз. Җирдә тәгәрәп ятканда уңышны әйбәтрәк бирәләр. Тәмле, сусыл, иң мөһиме — үзебезнеке, ашламасыз, табигый юл белән үскән. Балалар, оныклар кайта, аларны сыйлавы рәхәт, — ди хуҗабикә.
Абдулла абый 10 еллап виноград үстерә. Бу кызыксыну күршесе биргән бер төп виноградтан башланган. Һәр елны ике-өч төп арттыра барган. Хәзер бакчада 15 төп төрле сортлар үсә. Тәрбияләргә, кисәргә, кыш өчен әзерләп калдырырга интернеттан өйрәнгән.
— Кирәкмәгән яфракларын, ботакларын кисеп, гел карап торам. “Изабелла”, “Изумруд” сортлары, җирле виноград, иртә һәм соң өлгерешле сортлар бар. Быел 5 төп “Кишмиш” утырттык. Уңышыннан сок ясыйбыз, таныш-белешкә бирәбез, — ди Абдулла абый.
Ләйлә ШИҺАБИЕВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
“СҮЗГӘ КИЛГӘНДӘ ДӘ, МАТУРЫМ, ДИП ӘЙТЕШӘБЕЗ”
Сәхнә арты

“СҮЗГӘ КИЛГӘНДӘ ДӘ, МАТУРЫМ, ДИП ӘЙТЕШӘБЕЗ”

by irekmanager irekmanager
13 декабря, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru