• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 02.12.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Булмас димә!

“МОНДЫЙ ЗУР ҖӘЕН ТОТКАНЫМ ЮК ИДЕ”

“МОНДЫЙ ЗУР ҖӘЕН ТОТКАНЫМ ЮК ИДЕ”

Питрәч районы Чыты авылында гомер итүче 69 яшьлек Мәхмүт абый Гәрәев Мишә елгасыннан 75 кг авырлыктагы җәен балыгы тоткан, аңа 26 яшь дип уйлана. Соңыннан балык итен авылдашлары белән бүлешкән. “12 яшьтән балыкка йөрим. Бу еллар дәвамында тонналап балык каптырганмындыр, әмма мондыйны беренче тапкыр эләктердем”, — диде ул.
Мәхмүт абый майдан октябрьгә кадәр һәркөнне балыкка йөри. Үзе балык бик ашамаса да, яраткан шөгыленнән баш тартасы килми икән.
— Җәен төнлә йөри, унбер белән бер арасында, — дип сөйләде ул. — Көндез сарык чалдым да, аның күкәен кармакка эләктереп суга аттым. Ул дүрт көн шулай ятты. Инде исләнә башлаган иде. Ә җәенгә шул сасы кирәк икән. Бишенче көнгә ул аны капкан. Төнге сәгать өчтә килеп карасам, нидер бар. Кармакны тартып булмый, авыр. Кайтып улымны уятып, кабат төштек. Икәүләп бер сәгать азаплангач, 2 метрлы җәен килеп чыкмасынмы! Шок булды. Машинага сыймый, көчкә урнаштырдык. Шуннан капка алдына алып кайтып суйдык. Аны икегә бүлеп үлчәдек. Башы гына 25 кг авырлыкта иде. Ул әле дә туңдыргычта ята. 5 августта бездә Авыл көне була, уха пешерербез дип уйлыйм. Җәен балыгы бик авыр була икән. Кечкенә генә кисәге дә 4-5 кг.
Эльмира СӘЛАХОВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“ЭФИР КӨНЕ ЯКЫНЛАШКАНДА, ЙОКЫМ КАЧА ИДЕ”
Сәхнә арты

“ЭФИР КӨНЕ ЯКЫНЛАШКАНДА, ЙОКЫМ КАЧА ИДЕ”

by irekmanager irekmanager
31 марта, 2023
“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
ХӘРБИ ОПЕРАЦИЯДӘ МӘЧЕТСЕЗ БУЛМЫЙ
иман нуры

ХӘРБИ ОПЕРАЦИЯДӘ МӘЧЕТСЕЗ БУЛМЫЙ

by irekmanager irekmanager
25 ноября, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru