Кукурузны чистартканнан соң, бер-ике сәгатькә суга салып торсагыз, ул йомшаграк булыр.
Кукуруз чәкәннәрен кайнар суга салырга. Аз гына атланмай өстәп, 20 минут пешерергә. Әзер булырга 5 минут кала тәменчә тоз өстәргә кирәк. Суын саркытып, җылы әйбер белән төреп, тагын 20 минут тотарга. Бик тәмле, йомшак кукуруз әзер, сыйлана аласыз.
Кукурузның составында алтын бар. Халык табиблары пешкән кукурузны туберкулез, подагра, волчанка чирләреннән интегүчеләргә тәкъдим итә.