• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 01.06.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Матур туган ягым

“БӘЧҮК” СУЫН ҺӘРКЕМ ЯРАТА”

“БӘЧҮК” СУЫН ҺӘРКЕМ ЯРАТА”

Мөслим районы Яңа Усы авылында “Бәчүк” чишмәсен яңартып ясаганнар.
“Без киләбез чишмәбезнең
Салкын суын эчәргә.
Эчкәндә үзеннән-үзе
Баш иелә чишмәгә”.
Кизләү янына әнә шундый шигырь юллары язылган таш куйганнар.

— “Бәчүк” чишмәсе авыл үзәгендә урнашкан, — дип сүз башлады Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова. — Элек бу чишмәне Василий абый Егоров карап, чистартып торган. Керәшен халкы һәр исемне үзенчә татарчалап әйтә. Василий да Васюк, Бәчүккә әйләнгән. Чишмә атамасы шушы абый хөрмәтенә куелган. Егоровлар нәселен Җәгүрләр дип йөртәләр бездә. Әлеге чишмә суының тәмлелеге белән тирә-якта дан тота. Чишмә яны ямьсез тормасын дип, быел, программага кертеп, үзара салым акчасына ремонт ясарга булдык. Коесы яхшы хәлдә иде, суы әйбәт ага. Юлларын ачтык, үсенте, агачлардан чистарттык. Заманча басмалар куелды, ял зонасы, шашлык пешерү өчен дә уңайлыклар булдырылды. Чишмәгә төшә торган юл кырыен да җайладык, стоянка эшләттек. Авыл халкы эчәр суны чишмәдән ташый. “Бәчүк” суын һәркем үз итә.
Лилия ЙОСЫПОВА.

 

Хәбәрләр

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Балтач районында һәр яңа туган бала өчен ата-аналар бер тапкыр 25 мең сум акча ала.

Тәтеш районы Татарстанда беренче булып чәчүне төгәлләде.

Мәктәпләрдә җәйге каникуллар 26 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК
Татар дөньясы

БӘХЕТЛЕ БУЛЫР ӨЧЕН, КЕМНЕДЕР БӘХЕТЛЕ ИТӘРГӘ КИРӘК

by irekmanager irekmanager
27 мая, 2025
«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»
Сәхнә арты

«ПОЗЫВНОЙ ТАТАРИН»

by irekmanager irekmanager
29 мая, 2025
“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”
Сәхнә арты

“ХАТЫНЫМ КАРТАЕРГА ИРЕК БИРМИ”

by irekmanager irekmanager
26 мая, 2025
ТИНЧУРИНДА — «АЛТЫН АЛМА»
Татар дөньясы

ТИНЧУРИНДА — «АЛТЫН АЛМА»

by irekmanager irekmanager
21 мая, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru