• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 16.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

“ВИНОГРАДНЫҢ ИҢ ИРТӘ СОРТЛАРЫ 90-110 КӨНДӘ ӨЛГЕРӘ”

“ВИНОГРАДНЫҢ ИҢ ИРТӘ СОРТЛАРЫ 90-110 КӨНДӘ ӨЛГЕРӘ”

Казан аграр университетына  15 нче ел рәттән виноград үстерүче иң оста бакчачылар җыелды. Алар халыкны үзләре үстергән виноград белән сыйлады, әлеге төр җимеш белән кызыксынучылар өчен үсентеләр дә алып килгәннәр иде. Иң мөһиме — тәҗрибәле осталарга виноградка бәйле сорау биреп, шундук җавап табарга мөмкин иде.

Казан аграр университеты проректоры Наил Хәмидуллин да бакчасында күп еллар виноград үстерә.
— Виноград — көньяк җимеше, — дип сүз башлады Наил Нурулла улы. — Әмма соңгы 20-30 елда климат үзгәрдеме, шундый сортлар барлыкка килдеме, аны безнең бакчаларда еш очратырга мөмкин. Шәхсән үзем 1994 елдан бирле үстерәм. Бөтен үзенчәлекләрен истә тотканда, кыш көне өшеми, суыкларга бирешми. Оныкларым, кибетнекенә караганда, бакчаныкын аеруча да яратып ашый. Безнең университет бакчасында да виноградның берничә сорты үсә. Киләчәктә виноград питомнигы ясарга дигән план белән янып йөрибез.
Ульяннан Айрат Алимов гаиләсе белән килгән иде. Алар 6 ел инде виноградчылык белән шөгыльләнә.
— Заманында хатынның әнисе янына яшәргә күчендек, — ди Айрат абый. — Шунда бер төп виноград үсентесе таптым. Кызыксынуым шуннан башланып китте. Әмма ул уңыш бирмәде. Соңрак 7 төрле сорт виноград сатып алып утырттым. Киңәш-табышны интернеттан эзли, тәҗрибәле осталарга чыга идем. Тагын бер елдан 20 төр сорт виноград алдым. Хәзер 40 төрле сорт үсә. Шуның яртысыннан уңыш алам. Калганнары әле үсеп кенә килә.
— Безнең якларда нинди төр виноградларны үстереп була? Яңа гына бу эшкә тотынучыларга нинди киңәшләр бирерсез икән?
— Иртә өлгерә торган барлык сортларны да утыртырга киңәш итәм. Алар  125 көнгә кадәр өлгерә. Кимендә 3 елдан уңыш алып була. Виноградка кара туфрак кына килешми, аңа җирне ком белән катыштыру да кирәк. Яз көне тавык тизәге кертәм. Хәзер менә шәраб ясау турында да уйланам. Махсус онлайн курслар үтәм. Аның өчен техник сортлар үстерү мөһим.
Чистайдан Александр Рогов та үз уңышын тәкъдим итә. Хатыны чәчәкләр үстерә. Шуңа кайчак җир өчен бәхәсләшәләр дә икән.
— Беренче виноград ботакларын бабай бирде. Бакчачылык ул бит чир сыман. Азартка кереп киттем, күбрәк сортлар белән кызыксына башладым, — ди Александр абый. — Хәзер бакчамда 60 ка якын виноград сорты үсә. Виноградка кояшлы, җылы һава торышы кирәк, төньяктан искән җилне яратмый. Кыш көне өшемәсен өчен, яхшы итеп өстен ябам. Аеруча беренче суыклар куркыныч. 17-20 оС салкыннар виноградны шундук харап итә ала. Яз көне дә, алдакчы кояшка ышанып, ашыгып өстен ачмау мөһим.
— Виноградны теләсә кем үстерә аламы?
— Беренче чиратта аны яратырга кирәк. Җиргә төртеп кенә, ул үзеннән-үзе үсми. Иртә яки ультра иртә сортлар утыртырга киңәш итәм. Кайберләре хәтта 90-110 көндә өлгерә. Теплицага утыртсаң, тагын да яхшырак. “Аркадия”, “Флора” кебек сортлар әйбәт уңыш бирә. Виноградны яңа җиргә утыртсаң, беренче елларны авырмый. Егәр булганда, оныкларыма да виноград үстерү серләрен өйрәтеп калдырасым килә.
Руслан  ХӨСНЕТДИНОВ.

Хәбәрләр

Казанның кайбер метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башладылар.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның торакка мохтаҗ гаиләләре социаль ипотека буенча фатир ала алачак.

Татарстанда 20 сентябрь Гошер көне дип игълан ителде.

Аксубай районында дүртенче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 50 мең сум биреләчәк, башка балалар өчен — 10 ар мең сум.

Казанда “Бию көрәше”ндә Балтачтан Илнар Закиров җиңде һәм 300 мең сумлык сертификат алды.

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлау көнендә, ике “Sollers ST8” автомобиле һәм 11 смартфон уйнатылачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”
Спорт

Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”

by irekmanager irekmanager
12 декабря, 2023
ОРЛЫКЛАРНЫ НИЧЕК ЧЫНЫКТЫРЫРГА?
Бакчачы почмагы

ОРЛЫКЛАРНЫ НИЧЕК ЧЫНЫКТЫРЫРГА?

by irekmanager irekmanager
20 декабря, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru