Чәй розаларын кисәргә курыкмагыз, бу төр розаларның ботаклары каралып өшегән чакта да яңарып, киләсе җәйгә чәчәк атарга җитешә. Аларның ботакларының өчтән берен генә калдырырга ярый. Болай эшләгәндә каплавы да уңайлы.
Флорибунда төрендәге роза белән дә шулай. Өске өлешен кыскарту төп ботакларын өлгертергә булыша.
Үрмәләп үсә торган розаларны көзен кисү белән мавыкмагыз, аларның 2-3 еллык ботаклары чәчәк ата. Картайган һәм куакны куеландыра торган эчкә таба үскән ботакларын гына төптән кисәргә кирәк. Иң мөһиме — озын ботакларны суыклар башланганчы җиргә егу. Салкында моны эшләп булмаячак, ботакларның сыну куркынычы бар. Астына пенопласт яки коры ботаклар куеп калдырыгыз. Ботаклар юеш җирдә ятмаска тиеш.
Розаның ялгаган урыны ачылса, төбен мүлчәләгез. Төбенә торф, туфрак салу тамырларын суыктан саклау өчен дә кирәк. Роза өшесә, киләсе язга кыргыйланачак.