Алабугада яшәүче Әлфия Газизова быел бакчасында мелотрия үстергән.
— Мелотрия — кабаклар туганы, тик үзе нәни кыяр. Орлыгын гади кыярлар янына чәчтем, әрсез икән, баштарак кыенсынып утырган иде, китте сузылып! Чәчәкләре бик вак, бал кортлары яратты үзләрен. Кыярлары вак, уймак кадәр генә. Зураеп киткәнче җыярга кирәк. Тәме гадәти кыярга охшаган, зурайганы әчерәк, картайган кыяр сыман. Черри помидоры белән тозлап та карадым.
Теплицаның җирен казыганда тагын бер тапкыр шаккаттым — ап-ак зур тамырлар килеп чыкмасынмы! Дайкон зурлыгында, буынтыклы, үзләреннән кыяр исе килеп тора. Тәме кәбестәгә дә охшаган.
Мелотриянең “Африка кыяры”, “Мексика кыяры”, “тычкан кыяры” дигән атамалары да бар икән. Миндәге орлык кабына “Мелотрия шершавая” дип язылган иде, — дип аңлатты бакчачы.
Роза НУРГАЛИЕВА.
Фотолар интернеттан алынды.