• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 23.11.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

ТӘРӘЗӘ ТӨБЕ БАКЧАСЫ

ТӘРӘЗӘ ТӨБЕ БАКЧАСЫ

Чын бакчачылар бакча эшеннән туктап тора алмый, кышын да үзләренә шөгыль табалар. Арча районы Яңа Кенәр авылында яшәүче Дания Шадалиеваның тәрәзә төбендәге “бакчасы” кышын да гөрләп үсә. Дания ханым витаминга бай микрояшеллек үстерү белән күптән шөгыльләнә икән.
— Быел минем тәрәзә төбе бакчасы зурайды. Нинди яшелчә бар, барысын үстереп карыйм. Октябрь азагы, ноябрь башында чәчә башладым. Помидор, кыяр, борыч, баклажан, редис, руккола чәчтем. Редис 1 декабрьгә үсеп җитте, яшел тәмләткечләрне дә өзә башладык, — дип аңлата бакчачы.
— Дания ханым, тәрәзә төбендә үстерү өчен нинди сортлар сайларга? Өйдә яшелчә культураларын, үсемлекләрне ничек тәрбияләргә?
— Өйдә үстерү өчен иртә өлгерешле һәм биек үсми торган сортларга өстенлек бирәм. Редисның “Черрисо Самба F1”, кыярның “Весна F1” корнишоны, әче борычның “Топик F1”, баллы борычның “Черрико нико F1”, “Черрико Рико F1”, “Новогогошары”, томатның берничә төрле сортларын: “Садовая жемчужина”, “Минигольд”, “Мальчик с пальчик” сортларын сыныйм. Шулай ук яшел тәмләткечләр: яфраклы салат “Красавчик”, базилик, мелисса, портулак үсә башлады.
Әлегә өйдә үсемлекләргә табигый яктылык җитми. Лампагыз юк икән, яшелчәләр үстереп булмаячак. 12-13 сәгать лампа белән яктыртам. Чәчәкләрне дә чәчә башладым. Петуния, пеларгония тишелде. Эустоманың орлыкларын үзем ясаган идем, бик тиз чыкты, — ди бакчачы.

Роза НУРГАЛИЕВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?
Безнең өй

ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
13 февраля, 2023
“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
“ОЯСЫНДА НИ КҮРСӘ, ОЧКАНЫНДА ШУЛ БУЛЫР”
иман нуры

“ОЯСЫНДА НИ КҮРСӘ, ОЧКАНЫНДА ШУЛ БУЛЫР”

by irekmanager irekmanager
29 октября, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru