• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 15.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәхнә арты

“КИЧЕН — СӘХНӘДӘ, ИРТӘН ТАКТА ЯНЫНДА ИДЕМ”

“КИЧЕН — СӘХНӘДӘ, ИРТӘН ТАКТА ЯНЫНДА ИДЕМ”

Моннан бер ел элек Чаллының 79 нчы лицей-интернатының математика укытучысы Нәсим ШӘФЫЙКОВның ата-аналар җыелышында “Асылъяр” җырын башкарган видеосы бик популяр иде. Нәсим әфәнденең зур хыялы була — яшьлек кумиры Гөлнара Тимерҗанова белән дуэт башкару. “Шәһри Чаллы” газетасы редакциянең “Пятачок” дип аталган бәйрәм концертында укытучыны кумиры белән очраштыра. Шул кичәдән соң Нәсим әфәнде зур эстрадага аяк басты.
— Эстрада күгенә илткән йолдызлы юлым, дөрестән дә, “Пятачок”тан башланды. Шундый зур аудитория каршында чыгыш ясаганым юк иде. Гөлнараны, оештыручыларны кыен хәлгә калдырмасам иде, дип бераз борчылдым. Шөкер, бар да яхшы килеп чыкты, — дип искә ала беренче чыгышын мөгаллим-җырчы.

— Җырчы белән аралашканыгыз бар идеме?
— Аңа 18 ел элек концертта чәчәк бәйләме бүләк иткән идем, бергә фотога төштек. Шуннан соң очрашкан булмады. “Пятачок” концертында юлларыбыз кисеште.
— Гастрольләргә ничек йөри башладыгыз?
— Гөлнара: “Көзен Кама аръягында үтәчәк сольный концертларымда катнашасың килмиме?” — дип чакырды. Әлбәттә, бик теләп ризалаштым. Чөнки бездән ерак түгел. Концерттан соң кайтып йөрергә дә җайлы. Мәктәп тормышы бит билгеле бер тәртип буенча бара: дәфтәр, журнал, дәресләр дигәндәй… Ә монда башка дөнья. Яңа хис-кичерешләр, яңа танышулар, яңа заллар. Дистәләгән район-шәһәрләрдә булдым. Башкортстан якларын да шаулатып кайттык. Ахыргы концертыбыз
12 декабрьдә башкаланың “Пирамида” залында үтте.
— Мәктәп җитәкчелеге моны ничек кабул итте?
— Шелтәгә урын калдырмадым. Кичен сәхнәдә булсам, иртән, кизүдәге солдат кебек, такта янында басып тора идем. Төнге сәгать ике-өчләрдә кайткан чаклар да булды. Әмма эшемә зыян китермәдем. Мәктәпне ташлап китмәсә ярый инде, дип борчылучылар да булды.
— Аларга ни диярсез?
— Җыр ул — күңелне ял иттереп, илһамландырып ала, тормышка ямь өсти торган бер көч. Укытучы һөнәрен бернигә дә алыштырмаячакмын.
— Хәзер инде гастрольләрне сагынырсыз.
— Әйе, хәзергә җырлы-моңлы сәяхәтебез тәмам. Өч айга якын дәвам иткән турыбыз сизелми дә үтте. Бу чор тормышымда, һичшиксез, иң истәлекле хатирәләрнең берсе булып уелып калачак.
— Киләчәктә дә концертларда катнашырсызмы?
— Сәхнә ул тиз генә җибәрми, гел үзенә тартып тора. Киләчәктә үземә атап язылган яңа җырлар турында да хыялланам. Кеше җырын башкарып йөрисе килми.
— Нәсим, күпләрне кызыксындырган сорауны бирми кала алмыйм: сез дә ялгыз, Гөлнара да…
— Безне дуслык җепләре генә бәйли. Гөлнараны туганымдай, апамдай якын күрәм, хөрмәт итәм.
Илшат СОЛТАНОВ.

Хәбәрләр

Казанның кайбер метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башладылар.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның торакка мохтаҗ гаиләләре социаль ипотека буенча фатир ала алачак.

Татарстанда 20 сентябрь Гошер көне дип игълан ителде.

Аксубай районында дүртенче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 50 мең сум биреләчәк, башка балалар өчен — 10 ар мең сум.

Казанда “Бию көрәше”ндә Балтачтан Илнар Закиров җиңде һәм 300 мең сумлык сертификат алды.

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлау көнендә, ике “Sollers ST8” автомобиле һәм 11 смартфон уйнатылачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”
Спорт

Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”

by irekmanager irekmanager
12 декабря, 2023
“70 ләп гармун төзәттем”
Тырышкан табар

“70 ләп гармун төзәттем”

by irekmanager irekmanager
15 марта, 2020
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru