Былтыр үсентеләрем үсә башлауга егылды, быел туфракны кыздырып чәчәргә уйлаган идем. Моны ничек эшләргә?
Туфракны духовкада кыздырырга була. Туфракны 5 см калынлыкта духовка аслыгына салып,
120-125 оСта 45 минут тотыгыз. Температураны шуннан арттырырга ярамый, туфрактагы органик матдәләр яначак, үсемлекләр өчен зарарлы матдәләр бүленеп чыгачак. Кыздыру туфрактагы зарарлы микроорганизмнарны юк итә, әмма шул ук вакытта файдалыларын да юкка чыгара. Туфрак суынгач, биологик препарат сибеп, 2 көн җылы урында тотарга кирәк. Шуннан соң орлыкларны чәчә аласыз.