250 г майсыз эремчек, 100 г куертылган сөт (сгущенка), 100 г шоколад (сөтле шоколад кулландым) кирәк.
Эремчек һәм куертылган сөтне тирән савытка салып, блендер белән болгатырга. Шоколадны кайнап торган суга тышы белән бергә салып, тиз генә эретеп алырга. Почмагыннан гына кисеп кысып чыгарып, силикон савытларга тигез итеп сыларга (шоколад кәнфитләрдән калган пластик капларны да кулланырга була) һәм 5-6 минутка суыткычка куярга. Савытта шоколад каткач, эремчекле массаны салырга, өстенә кабат шоколад сыларга. Тагын 30 минутка суыткычка озатырга.