• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 19.12.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит иман нуры

“ГАИЛӘ КОРЫРГА ОМТЫЛУ — РӘСҮЛЕБЕЗНЕҢ СӨННӘТЕ»

“ГАИЛӘ КОРЫРГА ОМТЫЛУ — РӘСҮЛЕБЕЗНЕҢ СӨННӘТЕ»

Танышу-кавышу турында динебез ни сөйли? Казанның “Саләх” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ аңлатма бирде.

— Тимергали хәзрәт, Гашыйклар көнендә бер-беребезгә котлау рәсемнәре җибәрү, открыткалар бирешү гаеп эшме?
— Яраткан кешеләребез, парларыбызга ярату сүзләрен әйтер, яхшы мөгамәлә күрсәтер өчен ниндидер датаны көтәргә кирәкми. Рәсүлебез: “Иң хәерлегез — хатыннарыгызга иң күркәм мөнәсәбәттә булганыгыз”, — дигән. Бу күркәм мөнәсәбәт һәр көнне, һәр мизгелдә булырга тиеш.
— Мөселман егет-кызлары арасында да ялгызлык проблемасы бар. Алар ничек таныша?
— Ялгызлык проблемасы хакында ике сүз белән генә әйтеп булмый. Раббыбыз Коръәндә: “Без сезне парлы итеп яраттык”, — ди. Кешеләр гаилә корырга омтылырга тиеш. Бу — Рәсүлебезнең сөннәте. Хәзер социаль челтәрләр дә зур роль уйный. Танышулар күбесенчә алар аша башкарыла дип уйлыйм. Иң мөһиме — шәригать кушкан чикләрне бозмаска. Динебез буенча танышу кыз кешенең мәхрамы (мәсәлән, әтисе, абыйсы), ягъни аның өчен җаваплы булган зат аша башкарылырга тиеш.
— Танышу сайтлары хәләлме?
— Кайсы сайт хакында сүз бара бит. Аларның төрлесе бар дип беләм. Әйткәнемчә, һәр эштә шәригатебез тәртипләрен саклау мөһим.
— Егет кеше өйләнү турында ничә яшьтә уйлый башларга тиеш?
— Балигълыкка ирешеп, тормышны алып бара алырлык кәсебе булган ир-егет гаилә кору хакында уйлана башласа хәерле. Гаилә кору, нәсел калдыру — һәрьяктан караганда да мөһим төшенчәләр. Кеше бу җаваплылыкка омтылырга тиеш. Никахлашу, гаилә кору — сөннәт. Моны хәләл юл белән үтәү кирәк.
— Хәерле хатын яки ир сорап ничек дога кылырга?
— Үз сүзләрең белән Раббыбызга мөрәҗәгать итеп, хәерле мөселман кешесен насыйп итсәң иде, Раббым, дип дога кылу да мөмкин.
— Татарда “унга бар — уңганчы бар” дигән мәкаль бар.
— Монда кешенең үз бәхетен сынап караудан курыкмаска тиешлеге хакында сүз барадыр, мөгаен. Безнең өчен нәрсә хәерле булуын Аллаһы Тәгалә генә белә.
Берәү дә кимчелексез түгел. Ап-ак кәгазь битендәге кечкенә генә бер кара ноктаны күрәбез, ә ак кәгазьгә карап куана белмибез. Кешенең яхшы якларын күрә белергә кирәк. Иң мөһиме — бу бәндәнең Аллаһы Тәгаләгә карата мөнәсәбәтен, тәкъвалыгын, әти-әниләренә, якыннарына нинди мөгамәләдә булуын игътибарга алу зарур. Кешенең күңеле изгелектә, иманлы, холкы күркәм икән, иншаллаһ, ярыннан уңар.

Гүзәл  САБИРОВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Автояңалыклар
  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Язмышлар

“ИҢ ЯКЫН КЕШЕЛӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛЕРГӘ КИРӘК”

by irekmanager irekmanager
3 апреля, 2025
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Гөлдания ХӘЙРУЛЛИНА:  “ДӘҮ ӘНИ БУЛУ БИК РӘХӘТ”
Сәхнә арты

Гөлдания ХӘЙРУЛЛИНА:  “ДӘҮ ӘНИ БУЛУ БИК РӘХӘТ”

by irekmanager irekmanager
15 февраля, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru