Инде ике ел нишләптер петуния үстерә алмыйм. Кар салып чәчәм, өстенә пленка каплап куям. Тишелә башлагач та пленканы шундук ачмыйм, тик нишләптер үсми, егылып бетәләр.
Алсу.
Петунияләр үстерү остасы Гөлшат ХӘбибрахманова, Башкортстан, Бүздәк:
— Петунияне иртә чәчәм, чөнки киселгән ботакларын тамыр җәйдереп үрчетәм. Быел да 25 төрле сорт чәчтем, әле 15 төрле вегетив петуниям бар, алары орлыктан үрчеми. Петуния чәчү өчен өске торф (ул нейтраль) яки “почвобрикет” алыгыз, анысын алдан җебетергә кирәк. Җирне контейнерга тутыргач, мул итеп су сибегез. Аннан гранулалы орлыкларны салып чыгарга кирәк, әмма туфрак белән күмдермәскә. Өстенә пульверизатордан сак кына су бөркергә, тышчасы эрергә тиеш. Аннан өстен каплап, лампа астына куярга. Ике көнгә бер җилләтергә онытмагыз. Петуния 4-7 көннән тишелеп чыга.
Петуния шытып чыккач, пленкасын ачарга һәм ут астына куярга кирәк. Яхшы ут булса, алар озынга үсми, лампаны 15-20 см биеклектә куегыз. Озынаеп үсә башласалар, теш чистарткыч таякчык белән сак кына батырырга яки туфрак өстәргә кирәк.