Айзилә БАТЫРХАНОВА, “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясендә “Хәерле көн, Татарстан” тапшыруы алып баручысы:
— Бу арада төрле рәсми чараларда алып баручы булдым. Мартта, бер газета фикере буенча, Татарстанның топ-55 кәләше исемлегенә кердем. “Уйнагыз, гармуннар!” проекты белән Екатеринбургта булып кайттык. Шахтада эшләүче гармунчылар катнашында эксклюзив, 512 метр тирәнлектә тапшыру төшердек. “Урал сандугачы” бәйгесенә жюри әгъзасы һәм алып баручы итеп чакырдылар.