Бар тереклекнең уянган чагы, табигать акрынлап яшеллеккә күмелә. Майда җыелган дару үләннәренең шифасы тагын да көчлерәк була, ди үләнчеләр. Хәзер нинди үләннәр җыярга? Аларны куллану, саклау үзенчәлекләре хакында үләнче Фирая ЗАХАРОВА белән сөйләштек.
“ӘРЕКМӘН ТАМЫРЫ ЯМАН ШЕШНЕ КИСӘТӘ”
— Фирая апа, бөтен авыруга да шифасы булган дару үләннәре бармы?
— Безнең якларда үсә торган өч үсемлек — әрекмән, әрем һәм тузганак иң файдалылардан санала. Аларны ютәлдән алып барлык авыруларны кисәтү, хәтта яман шешне дәвалау өчен дә кулланырга була. Бу үләннәрне нәкъ менә май башында җыярга киңәш ителә. Хәзер тузганаклар чыга башлый. Чәчәкләрен суырып йөрсәң дә ярый, алар баллы. Кемдер тузганакның кайнатмасын әзерли, кайберәүләр чәйгә салып эчә, киптерә, туңдырып куя. Тузганак согына аллергия юк икән, аны рәхәтләнеп кулланырга була. Ул — бик күптөрле авырулардан шифа. Ашкайнату, нерв системасын тынычландыра.
— Ярый тузганак баллы, эчәргә була, ә әремне ничек кулланырга, ул бигрәк әче бит?
— Әрем әче булса да, бик файдалы. Аның составында абсентиум матдәсе бар. Ул паразитларны юк итә торган көчле дару үләне булып санала. Ютәлдән, бавыр, бөер авыруларыннан шифалы. Канны сыеклата, чистарта. Яман шешне кисәтә. Яфраклары 5 тиенлек акча зурлыгына җиткәч, ипи белән ашарга була. Көненә шулай биш тапкыр кулланырга мөмкин. 10 көннән соң туктап торырга киңәш ителә. Шулай ук 1 стакан суга 1 чәй кашыгы әрем салып, төнәтеп эчәргә була. Спиртка кушып ясалган катнашманы протрузия, грыжа вакытында, буыннар сызлаганда кулланырга ярый. Әремне бик аз күләмдә генә салатка кушсаң, бәлзәм тәме бирә.
— Әрекмәннең кайсы өлешен кулланырга кирәк?
— Әрекмәннең яфрагы, тигәнәге, тамыры да бик файдалы. Шунысын да әйтергә кирәк, яз — үлән тамырларының иң файдалы чагы. Шуңа да әрекмән, тузганак, цикорий, сарут кебек үләннәрнең тамырларын җыеп калырга ашыгыгыз. Әрекмән тамырыннан кофе да кайнаталар, аны чәй итеп тә эчәләр. Спиртка салып, катнашма да әзерлиләр. Әрекмән тозларны чыгара, канны чистарта. Артрит, подагра вакытында нәтиҗәле. Цикорий белән икесе барлык авыруларны дәвалауда универсаль классик үләннәр булып саналалар. Әрекмәнне берничә үләнне бергә кушып, әйтик, мелисса, бөтнек өстәп эчсәң, тагын да файдалырак.
“КЫЧЫТКАН ЧӘЧНЕ ҮСТЕРӘ”
— Сарут тамыры да файдалы, дисез, аны нинди авыруларга каршы кулланалар?
— Сарутның (пырей) кеше өчен файдасы әйтеп бетергесез. Ул анемия, рахит, үпкә авырулары, бәвел тотмау, бәвел куыгы ялкынсыну, тире чирләреннән файдалы, яман шешне кисәтә. Аны каен, карлыган яфрагы, укроп кушып эчәргә була.
— Әбиләребез электән майда кычыткан ашы пешерә иде. Кычыткан белән чәчне чайкасаң, ул тизрәк үсә, дигәннәре дә истә.
— Кычыткан С витаминына, кремнийга бай. Кычытканнан аш пешерергә, салатка кушып ашарга да мөмкин. Кайнар су белән пешекләсәң, әчесе калмый, яфракларындагы кырмыска кислотасы юылып төшә. Кемдер кычытканны киптереп куллана. Ул күзләргә файдалы, канның оешу үзлеген яхшырта, аксым алмашын көйли, чәчне үстерә. Тромбофлебит, варикоз булган кешеләргә аны саклык белән кулланырга кирәк.
— Аяк астындагы шифалы дару үләннәренең тагын берсе — бака яфрагыдыр… Кечкенә чакта җәрәхәтләнсәк, тез, бармак канаса, бака яфрагын яба идек.
— Бака яфрагы, чынлап та, канны туктату үзлегенә ия. Яфракны өзеп, яхшылап юып ашасагыз да була. Салатка кушарга мөмкин. Бака яфрагы гастрит, ашказаны авырулары, уникеилле эчәктә җәрәхәтләр булганда, эчәклек ялкынсынганда файдалы. Салкын тигәндә нәтиҗәле, ютәлне киметә, какырыкны кубара. Тамак шешкәндә, атеросклероздан булыша. Шикәр чиреннән файдаланалар. Тире авырулары, әйтик, псориаз, дерматоз вакытында нәтиҗәле.
“ЯФРАКЛАРЫ ЯШЕЛ АК КАЕННЫҢ”
— Быел каеннар күз ачып йомганчы яшелләнде. Аның яфрагы да шифалы, дип беләм.
— Каен яфрагын җәй буе, печән вакыты җиткәнче җыярга була. Ә хәзер сагызлы чакта аның иң файдалы чагы. Яфраклар ябышкак булганда, аңа паразитлар килми. Каен яфрагы канны чистарта, атеросклероз, подагра, ревматизм, невроз, азканлылыктан, бавыр, бөер, сидек юллары ялкынсынганда файдалы, организмны витаминнар белән тулыландыра. Кан басымын нормада тота. Ачылып бетмәгән каен бөресе буыннар сызлаганда нәтиҗәле. Каенның биш-алты яфрагын 0,5 литр кайнап чыккан суга салып төнәтеп, шулай ук башка үләннәр кушып эчәргә дә мөмкин. Себеркесен ясап, мунчада чабыну тәнгә, җанга шифа бирә.
— Майда тагын нинди дару үләннәрен җыеп калырга киңәш итәсез?
— Май башында усак, тирәк кайрыларын җыярга мөмкин. Бу вакытта агачка зыян килмәслек булсын. Корымаган ауган агачларның кайрыларын саклык белән салдырырга тырышыгыз. Усак, тирәк кайрысы төрле вируслардан, үпкә, бавыр, бөер авыруларыннан файдалы, канны сыеклата. Агач кайрыларын кайнаган суда төнәтеп чәй итеп, спиртка салып тамчылап та эчәргә була.
Сәрдә үләне (сныть) май башында чыга башлый. Аны салатка кушып ашарга, төнәтмәсен ясарга була. Сәрдә составы буенча безнең канны хәтерләтә. Элек аны тозлаганнар. Сәрдә канны чистарта, бик яхшы аксым булып санала.
Карлыган, кура җиләге яфракларын чәйгә кушып эчсәң, бөер авырулары, ютәл булганда, буыннар сызлаганда файдалы. Тиздән сирень чәчәк атачак. Ак сиреньнең төнәтмәсе буыннар сызлаганда бик нәтиҗәле. Шәмәхәсен эчәргә була. Сирень невралгия авырулары, цистит, тамак авыртканда файдалы. Чәчәген бүлмәгә куйсаң да, кәеф күтәрелеп китә. Тик озак вакыт иснәгәндә, баш авыртырга мөмкин.
Канлы үлән (чистотел) ревматизмнан файдалы. Кан басымын төшерә. Аның агулы икәнен дә онытмаска кирәк. Чамасын белеп кенә кулланырга киңәш ителә.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.