Язын суган һәм сарымсак саргаюның төп сәбәбе — азот җитмәү. Үсемлекләргә 10 %лы нашатырь спирт эремәсе сиптерергә була. Моның өчен 10 л суга 3 аш кашыгы нашатырь спирты кушарга һәм өстән сиптерергә кирәк. Мондый тукландыруны, бер ай тәнәфес ясап, сезонга өч тапкыр эшләргә ярый. Нашатырь спирты эремәсе суган чебенен дә куа.
10 л суга 1 шырпы кабы мочевина кушып сибәргә була. Төпләрен йомшартыгыз, тамырларга кислород керергә тиеш.