• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 17.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ӨЙДӘ ТЫНЫЧЛЫК БУЛМАСА, БУ ГӨЛНЕ ЧӘЧӘК АТТЫРЫП БУЛМЫЙ”

“ӨЙДӘ ТЫНЫЧЛЫК БУЛМАСА, БУ ГӨЛНЕ ЧӘЧӘК АТТЫРЫП БУЛМЫЙ”

Кайбер гөлләр өйгә туры килмәскә һәм күпме тырышсаң да, аны үстерә алмаска мөмкинсең икән. Халык арасында “Ир-ат бәхете” дип йөртелгән антуриум — шундый гөлләрнең берсе.
— Ул йорттагы мохитне сизә. Кайчакта, ничек шулай чәчәк аттырасың син аларны, дип сорыйлар. Өйдә тынычлык булмаса, бу гөлне берничек тә чәчәк аттырып булмый, дигән риваять бар, — ди Лаеш районының Кече Елга авылында яшәүче гөлләр үстерүче Зөлфия Сибгатуллина.

Зөлфия тумышы белән Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылыннан. Кече Елга егете Илһамга тормышка чыгып, өч бала үстерәләр. Олы уллары Ислам бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итә. Кызлары Алия белән Эльвира мәктәптә белем ала.
— Белемем буенча пешекче булсам да, бер көн дә үз һөнәрем буенча эшләргә туры килмәде. Озак еллар кибеттә сатучы булып эшләдем. Ул елларда халыкка төрле тәм-томнар да пешереп саттым. Аш бүлмәсендә кайнау бик ошый, — ди Зөлфия.
Бүген ул элемтә бүлегендә оператор хезмәтен башкара. Эштән бушаган арада өй тутырып гөлләр үстерә.
— Шактый еллар элек сеңлем антуриум гөленең бер ботагын бүләк иткән иде. Ул гөл төптән үрчи башлагач, аларны башка савытларга күчереп утырттым. Тора-бара бу шөгылем кечкенә генә кәсепкә әйләнде, — ди Зөлфия.
Кечкенә гөлләрне чүлмәге белән 300 сумнан якын-тирә авылларга, Казанга илтеп сата ул.
Антуриумнан тыш бу йортта амариллис, бегония, орхидеяның бер төре фаленопсис, алоэ гөлләре үсә.
— Антуриумны бакча туфрагына башта кечкенәрәк гөл чүлмәгенә утыртам. Ашлама кулланганым юк. Бу гөл артык дымны, туры кояш нурларын яратмый. Яфраклары саргаерга мөмкин. Алай да караңгы тәрәзә төбендә дә үсә алмаячак, — дип киңәшләрен бирә Зөлфия. — Антуриумның чәчәкләре кайчак елдан артык та тора. Зуррак савытка утырткан саен, яфраклары да, чәчәге дә эрерәк була.
Зөлфия җәй буе бакчасында да төрле чәчәкләр үстерә.
— Гөлләр, чәчәкләр миңа җан тынычлыгы бирә, аларга сокланып, күңелем ял итә, — ди көннәрен санап, улын армиядән көтүче әни.
Чулпан ГАЛИЕВА.

Хәбәрләр

Казанның кайбер метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башладылар.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның торакка мохтаҗ гаиләләре социаль ипотека буенча фатир ала алачак.

Татарстанда 20 сентябрь Гошер көне дип игълан ителде.

Аксубай районында дүртенче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 50 мең сум биреләчәк, башка балалар өчен — 10 ар мең сум.

Казанда “Бию көрәше”ндә Балтачтан Илнар Закиров җиңде һәм 300 мең сумлык сертификат алды.

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлау көнендә, ике “Sollers ST8” автомобиле һәм 11 смартфон уйнатылачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”
Спорт

Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”

by irekmanager irekmanager
12 декабря, 2023
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru