1 брикет кесәл (вакларга), 5 аш кашыгы шикәр комы, 5 аш кашыгы он, 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч.
Коры ингредиентларны бергә кушарга. Аерым савытта 3 йомырканы 3 аш кашыгы үсемлек мае белән тугларга һәм коры массага кушарга. Камырны майланган табага салып, духовкада пешерергә. Суынгач, өстенә трафарет куеп, шикәр пудрасы сиптем.
Гөлнур ГАРИПОВА, Ютазы.