• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 16.11.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

“ЛИМОНГА ӨЛГЕРЕРГӘ ЯРТЫ ЕЛ ВАКЫТ КИРӘК”

“ЛИМОНГА ӨЛГЕРЕРГӘ ЯРТЫ ЕЛ ВАКЫТ КИРӘК”

Чаллыда яшәүче Насих Каюмов өй шартларында лимон үстерә. Шушы көннәрдә цитрус агачы үзенең бай уңышы белән сөендергән. Аның авырлыгын белергә теләп, үлчәүгә куйгач, Каюмовлар үзләре дә таң кала. Бер лимон 1 килограмм 300 граммга кадәр үскән! Насих абый заводта эшли. Өенә көн саен лимоннарын сагынып кайта икән.

— 7-8 ел элек бертуган энем Ришатның хатыны Гөлназ безгә лимон үсентесе бүләк итте, — дип сүз башлады Насих абый. — Лимон — көйсезрәк җимеш агачы. Аны үстерү җиңел түгел. Күп кешедә ул авыр үсеп китә, яфрагын коеп интектерә. Заманында хатынымның әнисенә Башкортстанга да алып кайткан идек. Ләкин мантып китә алмады. Гадәттә, үзебез лимон уңышын елына ике тапкыр алабыз. Лимон җимеше өлгерсен өчен, якынча ярты елдан артык вакыт кирәк. Ул аеруча кояш, яктылык ярата. Шуңа да мөмкин кадәр лимон агачын якты бүлмәдә тотарга тырышабыз. Безнең лимон агачы чиләктә үсеп утыра. Чиләкнең төбен тишкәләдек тә сулы тазга урнаштырдык. Лимон үзенә кирәк кадәр суны шуннан ала. Әйтик, җәй көне бер көндә суны тулысынча эчеп бетерә ала.
— Насих абый, лимон агачы берьюлы ничә лимон өлгертте?
— Дүрт лимон өлгерде. Иң зуры — 1 килограмм 300 грамм. Икенчесе — 1 килограмм 129 грамм, өченчесе 902 грамм булды. Тагын берсе әле үсеп утыра. Лимонны вакытында өзмәсәң, эчендә мүк үсә башлый. Җимешләрне алганнан соң, ул матур итеп чәчәк ата, хуш исе бөтен фатирга тарала.
— Тәме ничек?
— Бик тәмле, кибетнеке белән чагыштырганда, бераз баллырак та. Чәйне үзебезнең лимон белән генә эчәбез. Хатыным Альбина ашханәдә эшли. Хезмәттәшләрен дә сыйларга өлгерде инде. Ни генә дисәң дә, үзең кадерләп үстергән җимеш агачының уңышы тәмле була шул.
Арыслан ГӘРӘЕВ.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?
Безнең өй

ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
13 февраля, 2023
“ИПИ САЛГАН КӨННЕ ӨЙДӘН ЧЫГЫП КИТЕП БУЛМЫЙ”
Төрлесеннән

“ИПИ САЛГАН КӨННЕ ӨЙДӘН ЧЫГЫП КИТЕП БУЛМЫЙ”

by irekmanager irekmanager
31 июля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru