• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 21.11.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“Үземә ошаган уенчыкны ясамый кала алмыйм”

“Үземә ошаган уенчыкны ясамый кала алмыйм”

Азнакай районының  Тымытык авылында яшәүче Рәмзия апа МИФТАХОВА бәйләгән, теккән уенчыклар кибетнекеннән һич калышмый. Аның фантазиясенә исең китәрлек: кул астында яткан гап-гади җеп, чүпрәктән күз явын алырлык әйберләр ясый белә ул. Шуңа да останың кул эшләнмәләре авыл күргәзмәсеннән төшми, район ярышларында еш катнаша.

Рәмзия апа тормыш иптәше Рамил абый белән өч ул тәрбияләп үстергән. Аларның инде күптән үз гаиләләре, лаеклы ялдагы дәү әнине 8 онык белән сөендергәннәр.

— Кечкенәдән кул эшенә әвәс идем. V сыйныфта укыганда әни уң-сул күзәнәкләрне бәйләргә өйрәтте, — дип хатирәләрен яңартты кул остасы. — Чүпрәк-чапрактан төрле уенчыклар ясап уйнаганым истә. Тормышка чыгып, балалар тугач, аларны да бәйләп киендердем. Соңыннан тасма һәм сәйлән белән чиктем, интернеттан канзаши ысулын да өйрәндем.

Гаиләсен киендерүдән тыш, заказга бәйләргә дә вакыт таба Рәмзия апа. Төрле конкурслар өчен сораучылар шактый икән. Күп эшләнмәләрен якыннарына бүләк итә.

Кайсы шәһәргә барса да, иң беренче эш итеп кул осталары кибетенә сугыла ул. Искене сүтеп бәйли, тегә.

— Хәзер бит мода үзгәреп тора, — дип елмая Рәмзия апа. — Күпме кием-салым тузан җыеп ята. Киленнәрем кимәгән күлмәкләрен кайтарып бирәләр дә, аларны сүтеп, курчакларыма матур күлмәкләр тегәм.

Идеяләрне кул остасы интернеттан ала. Схемалары булмаса, рәсеменнән карап бәйли.

— Кайчакта заказ бирүчеләр үзләре дә идея әйтә. Әле менә барби курчагыннан шкатулка ясадым.

Рәмзия апа клубта узган бер чараны да калдырмый. Спектакльдә уйнарга ярата, хорга йөри. Кышны кул эшләре белән үткәрсә, яз-җәй бакчадан керми. Быел да бакчасын матур чәчәкләргә күмү өчен орлык чәчә башлаган инде. Шулай да иң яратканы — уенчыклар иҗат итү.

— Уенчыклардан иң зурысы куян булды. Аны икене бәйләдем, икесен дә сатып алдылар. Ватсапта, интернетта күреп, кызыгучылар күп. Үземә ошаган уенчыкны ясамый кала алмыйм, — ди кул остасы. — Аларны өйдә матур итеп тезеп куям, тик озак тормыйлар шул. Ия табыла үзләренә.

Чулпан  ГАЛИЕВА

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?
Безнең өй

ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
13 февраля, 2023
“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
“ОЯСЫНДА НИ КҮРСӘ, ОЧКАНЫНДА ШУЛ БУЛЫР”
иман нуры

“ОЯСЫНДА НИ КҮРСӘ, ОЧКАНЫНДА ШУЛ БУЛЫР”

by irekmanager irekmanager
29 октября, 2024
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru