ПИРОГКА БАЛАН ЭЧЛЕГЕ

4 стакан балан, 2 стакан шикәр комы, 1 стакан арыш оны.
Баланны юып, суын саркытырга. Баланга шикәр комы кушып, калын төпле кәстрүлдә болгата-болгата кайнап чыкканнан соң, 5 минут тотарга. Баланның төсе үзгәрә. Аз-азлап арыш оны кушып болгатырга һәм тагын кайнатып чыгарырга. Суынгач, эчлек куера, аннан пирог ясый башларга була.
Гөлнара ФӘРХЕТДИНОВА, Башкортстан, Тәтешле районы Кашкак авылы.

Оставьте комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.

Прокрутить вверх