Арчада яшәүче композитор Роза ханым Мөхетдинова белән очраклы гына таныштым. Казанда “Хәзинә” милли сәнгать галереясында узган концертына карата музыка белгечләре, тәнкыйтьчеләрнең югары бәясен укып, кызыксынып киттем. Әдәбият белгече Миләүшә Хәбетдинова аны “Арчаның саф алтыны” дип атаган. Ә Роза апа — чынлап та, музыка сәнгатендә зур байлыгыбыз. Ул оста композитор гына түгел, күңелеңне аңлый белүче, үтә нечкә психолог, киңәшче дә булып чыкты. Кайчакта елый-елый, кайбер урыннарда көлә-көлә рәхәтләнеп сөйләштек. Әңгәмәбез берничә көнгә сузылды, гаиләсендәге зур югалтулардан соң, әңгәмәдәшемә озак сөйләшергә ярамый икән, ул күбрәк ятып хәл ала, миңа да Роза ханымның сүзләрен күңелемә сеңдерергә, көйләрен тыңлап илһам алырга вакыт кирәк булды. Язмышы да, иҗаты да тулы бер роман язарлык шәхес булып чыкты Роза Мөхетдинова.
“БАШКА УЯНМАСАМ ИДЕ, ДИГӘН ЧАКЛАР БУЛДЫ”
Кечкенә чагында композитор булам дип хыялланмаган да ул. Гел экстремаль һөнәрләр: сәяхәтче, геолог, этнограф, штурман булырга теләгән. Ә сәнгатькә, музыкага мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнгән.
— Әти физика, астрономия укытты. Укытучы булмасам, симфоник оркестр дирижеры булыр идем, дип хыялланып яшәде. Әнием дә мөгаллимә, оста җырлый. Шигырьләр иҗат итә. Өебездә иске рояль бар иде. Һәр кич бездә гаилә концерты узды, — дип искә ала Роза ханым.
Тормышында музыка сукмагыннан атларга этәргән берничә очрак булган.
— Балалар бакчасына йөргәндә үк мине Казан консерваториясе каршында ачылган музыка интернат-мәктәбенә сайлап алганнар иде. Соңрак композитор Заһид Хәбибуллин авылыбызга очрашуга килгәч, пианинода көйләр чыгарып утырганымны күреп алган. Казанга чакырды. Хәтта үз өендә яшәтеп, укытырга да риза иде. Ләкин әти җибәрмәде. Кечкенә идем шул әле, — ди әңгәмәдәшем.
Тик тәкъдиреңә язылса… Язмыш барыбер музыка дөньясына юлны күрсәтә аңа. Роза Арча музыка мәктәбендә белем ала, аннары Казан педагогика институтының (хәзерге КФУ) музыка бүлегендә укый. Дипломлы яшь белгеч туган ягына кайтып, Арча педагогика көллиятендә белем бирә башлый.
33 яшендә Роза ханымга зур сынау килә. Аны кыш көне эштән кайтып барганда машина бәреп китә.
— Аңыма килгәндә, бозлы юл өстендә ятам. Машина йөртүче авария урыныннан качкан. Тәнне сизмим. Аякка баса алмыйм. Тукталыштагы ике хатын мине сөйрәп диярлек өйгә алып кайттылар. 9 ай селкенә дә алмадым. Бик авыр чаклар иде. Яшисем килмәде. Дарулар авыртуны басмый, утырып та булмый, баш әйләнә. Мине бары йокы даруы гына коткара иде. Йоклап китәсе дә, башка уянмыйсы иде, дип тели идем, — ди Роза ханым.
Ул чакта аңа яшәү дәрте, өмет бирүче, тәрбияләүче дә әнисе була.
— Әни мине Аллаһ рәхмәте белән аякка бастырды. Сәламәтлек саклау министрлыгына кадәр чыкты. Төрле клиникаларга алып барды. Башта инвалидлар коляскасына утырып хәрәкәт иттем. Аннары акрынлап, газапланып йөрергә өйрәндем, — ди Роза ханым.
“ХУҖАЛАР” ТАВЫНА МЕНГӘЧ, ҮКСЕП ЕЛАДЫМ”
Зур сынаулардан соң кешенең рухый кыйммәтләре, тормышны кабул итүе үзгәрә, диләр. Галимнәр, зур стресс, юл һәлакәтләре кичергән кайбер кешеләрдә яңа сәләтләр ачыла, ди. Роза ханымның да бу хәлдән соң күңелендә көйләр туа башлый.
— Авариягә кадәр чынбарлык белән генә яши идем. Бу вакыйгадан соң илаһи көчкә, Аллаһ кодрәтенә ышанычым артты. Тормышка карашым үзгәрде. Күңелдә көйләр туа башлады. Әнием Наҗия Саттарова — күренекле педагог, шагыйрә. Миңа бер шигырь яз әле, әни, дим. Ә аның ул чакта үзен карарга да вакыты юк. Бер бүлмәдә мин авырыйм, икенчесендә дөм сукыр дәү әни ята, өстәвенә Германиядән кайткан ятим туганыбыз Светлананы да аякка бастырасы бар. Кыскасы, күңелемдәге көйгә сүзләрен үзем иҗат иттем. Шулай беренче җырым “Сагыш” туды, — дип сөйли әңгәмәдәшем.
Шагыйрьләр Фирая Зыятдинова, Роберт Миңнуллин, Җәүдәт Дәрзаман, Рифат Җамал, Рәмис Аймәт, Мөдәрис Вәлиев, Фәнис Яруллин һәм башкаларның шигырьләренә көйләр яза башлый ул. Җырлар белән чикләнмичә, романслар, кантаталар, ораторий иҗат итә. Консерваториядә ике ел стажировка үтә.
— Ул чакта Арча педагогика көллияте директоры булган Илдус Сәгъдиевка зур рәхмәт. Атна саен диярлек Казанга консерваториягә барырга машинасын биреп тора иде. Остазларым Шамил Шәрифуллин, Алмаз Монасыйповның югары бәясе, җылы сүзләре ул вакытта миңа канатлар куйды, көч бирде, — дип искә ала Роза ханым.
Премьерасы зур аншлаг белән узган, шагыйрь Җәүдәт Сөләйманов белән берлектә иҗат иткән “Тамырлар” кантатасының язылу тарихы аеруча үзенчәлекле.
— Танышыбыз шагыйрь Җәүдәт Сөләйманов берсендә безне “Сәләт” лагерена, Биләрдә уза торган фестивальгә чакырды. Әни белән бардык. Биләрдә “Хуҗалар” тавы бар. Кешеләр анда менеп дога кыла. Минем дә теләгем көчле, тик хәлем бетәр дип куркам. Өлкән яшьтәге бер әбинең таудан елмаеп төшкәнен күреп, әни белән тәвәккәлләргә булдык. Тау башына менеп җитеп дога кылганда, минем күздән туктамый яшь акты. Бу халәтемне күреп, Җәүдәт абый: “Роза, алайса, без синең белән язабыз икән әле”, — диде. Миңа Биләр, Болгар тарихына багышланган китаплар бирде, — дип сөйли Роза ханым. Симфоник поэма булыр дип иҗат итә башлаган әсәре тулылана-тулылана кантата форматына үсә.
— Ул кантатаны миңа “La Primavera” Казан камера оркестрының баш режиссеры, җитәкчесе Рөстәм Абязовка тыңлатырга тәкъдим иттеләр. Барып җиткәч тә, әллә кире кайтып китимме икән, Арчадан килгән гади композиторны шундый зур белгеч тыңлармы, дип борчылдым. Әсәрне тулысынча уйнап та бетермәдем, Рөстәм Абязов: “Аңлашылды. Бу әсәрне эшләргә алынам”, — диде. Ул чакта миннән дә бәхетле кеше булмагандыр. Хәтта берара күзләрем күрми торды. Миңа канатлар үсеп чыккандай булды, — дип истәлекләрне барлый әңгәмәдәшем. Тора-бара Җәүдәт Сөләйманов белән “Иске Казан” кантатасы, “Болгар җиле” ораториясе, Мөхәммәт Мирза сүзләренә язылган “Идел йорт” кантатасы туа. Аларда үткәнебез, мәдәни мирас: Болгар ханлыгы барлыкка килү, ислам дине кабул ителү, Иске Казан тарихы чагыла. Автор татарлык, тамырларыбыз турында, гасырлардан гасырларга күчкәндә киләчәк буынга әйтер сүзебез хакында уйлана.
“АКЛЫК” — ӘНИЕМ БЕЛӘН ТЫҢЛАГАН СОҢГЫ ҖЫР”
Бүген аның әсәрләре 200 дән артык. Балалар, гади тамашачы, тәҗрибәле музыка белгечләре тыңлый торган көйләре дә бар. Романсларын эстрада, опера җырчылары, нәфис сүз осталары, хорлар башкара. Мәрхүм сеңлесе Лилиянең кызы Олеся Феоктистова, әнисе Наҗия Саттарова шигырьләренә язылган җырлары күп. Тәкъдимнәр гел килеп тора. Республиканың башка төбәкләреннән дә җырлар сорап мөрәҗәгать итәләр. Азрак хәл алгач, иҗатка тулы көч белән тотынырга уйлый әңгәмәдәшем.
Язмыш аны соңгы елларда кабат сынаган. Бу юлы якын кешеләрен югалту ачысын татырга туры килгән. Яман чирдән сеңлесе вафат булган, әнисе урын өстенә калган.
— Сеңлем үлгәч, миңа инфаркт булды. Хастаханәгә бармадым, чөнки әнине карарга кирәк иде. Стенага тотына-тотына йөрдем. Озак та үтмәде, әни якты дөньядан китеп барды. Бу мине бөтенләй бетерде. Казанда узган әти, әни, сеңлем истәлегенә багышланган концертымны “Аклык” дип атадым. Ул әнинең иң яраткан әсәре иде. Үләр алдыннан да шуны яңгыратуымны сорады, бергә тыңлаган соңгы җыр, — дип күз яшьләрен тыя алмый Роза ханым.
Ләкин ничек кенә булмасын, ул Аллаһка рәхмәтле, зарланмый.
— Сеңлем чигәргә оста иде. Хәзер стенада аның истәлеге булып калган кул эшләренә карап сокланам, әниемнең китапларын укып юанам. Тормыш төрле кызыклы кешеләр белән очраштырды, соңгы өмет утым сүнеп барганда, миңа коткаручы чаткы буларак иҗат итү мөмкинлеге, талант бирде, әсәрләремнең тамашачы күңеленә үтеп керә алуына сөенәм. Күңелле истәлекләр, уңай кичерешләр миңа яшәргә көч бирә. Юк кына шатлыкны да зур сөенеч итеп кабул итәргә өйрәндем, — ди Роза ханым.
Аның иҗат итәсе әсәрләре, күңелендә йөрткән көйләре әле шактый. Безгә аларны ишетергә, алардан илһам алырга насыйп булсын. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез сезгә, Роза ханым.
Эльвира МОЗАФФАРОВА.