Җырчы, гитарачы Альбина КАРМЫШЕВА Мордовия республикасының Саранск шәһәреннән. Үзе әйтмешли, ул яклардан Казанга килгән татарча җырлаучы бердәнбер җырчы. Эстрадада аны Тутарка дип тә йөртәләр. Серен күпләр белә: тулай торакта кайберәүләрнең, син татарга охшамагансың, диюенә: “Мин — татар!” — дип горурланып әйтергә җыенганда, ялгыш “тутарка” сүзе чыга. Яңа “исем” бик тиз тагыла аңа. “Тутарка”ны сәхнәдә һәрчак гитара белән күрергә ияләштек.
— Гитарада уйнарга 12 яшьтә өйрәнә башладым. Бу миңа җиңел бирелде, — ди Альбина. — Өйдә гитараларым берничә. Аларны кадерләп саклыйм.
“ИҖАТТА ПАУЗА АЛДЫМ”
— Альбина, туган ягыңа соңгы тапкыр кайчан кайта алдың? Якыннарың нихәл? Туган якта яшәгән чаклар хәтердә ничегрәк сакланган?
— Катнаш гаиләдә туып-үстем: әнием — рус, әтием — татар. Хәлләре әйбәт. Әни кыш көннәрендә хәзер бик чыгып йөрми инде. Ул әтидән ун яшькә өлкәнрәк. Әнине әти карый, дарулар, бөтен кирәк-яракны үзе алып кайта. Яннарына ярты елга бер кайтырга тырышабыз, бик еш булмый.
Мордовиядә 18 яшемә хәтле яшәдем. Гомернең яртысыннан артыгын Казанда торам. Күченеп килгәндә бик авыр булды. Казанда бер туганым да юк. Аннары ияләштем. Студент елларында өчәр урында эшләдем. Хәзер туган җир белән бәйле артык күп истәлекләрем юк та. Яшь чакларны бик еш искә төшерәм, димәс идем. 1990 елларда авыррак яшәдек. Кем ничек булдыра, шулай булыша иде. Ә менә студент еллары күңелдә күпкә күңелле чор булып калды.
— Иҗатта нинди яңалыкларың бар?
— Иҗатта пауза алдым. Элегрәк иҗат иткән җырларым белән эшлим. Аларны сорап та торалар. Кирәк дип кенә, теләсә нәрсә язасым килми. Үземә әмер бирә, мәҗбүр итә алмыйм. Узган ел Казахстаннан кайтканда самолетта бер җыр яздым. Аны эшләп бетерәсе бар. Мине радио-телевидениегә сирәк чакыралар. Чөнки җырларны ротациягә бик биргәнем юк, түләмим. Клип, төрле видеоларым интернетта болай да яхшы тарала, читтә дә беләләр. Телевидениегә биреп тормасаң да була. Үземне, шаяртып, “Ватсапның атказанган артисты” дип йөртәм.
Эстрадага килгәндә, хезмәттәшләремнең барысы белән дә яхшы мөнәсәбәттә. Әмма хәзер аралашуларны киметтем, шалтыратышмыйм, күрешмим. Моның үзем өчен күп уңай ягын күрдем. Гайбәтләрдән дә ераграк торам. Кайчак татар эстрадасын бераз аңлап та бетермим. Күңелемә күбрәк гади кешеләр якын.
— Зөлфәт Зиннуров белән чыгышларыгызны еш күрәбез. Уртак иҗат ничек башланды? Бу кемнең тәкъдиме иде?
— Зөлфәт белән алай еш чыгыш ясамыйбыз. “Улым” дип аталган җырны башкарган видео таралды. Шуңа гел бергә эшлибез дип уйлаучылар бардыр. Зөлфәт миңа 2018 елда мөрәҗәгать итте. “Улым” — Илфак Шиһапов телефонында сакланган, ул язган соңгы җыр иде. Телефоныннан тапкач, Зөлфәткә тәкъдим иткәннәр. Ул миңа җырны тыңлатып: “Гитарада туры китерергә кирәк”, — диде. Җыр минем күңелгә дә якын булды. Дуэт уйламаганда килеп чыкты. Илфак Шиһаповның 50 яшьлегенә оештырылган искә алу кичәсендә җырладык. Җырны яздырыйк дип, ике-өч ел аның артыннан чаптым әле. Башта бераз тәнкыйтьләүчеләр, Зөлфәткә: “Үзең генә җырласаң, яхшырак”, — диючеләр дә булды. Аннары халык ияләште. Бер социаль челтәрдә 1,5 млн. карау җыйды. Соңыннан күңел өчен икәү тагын бер җыр эшләп, интернетка чыгардык. Соңгы тапкыр Зөлфәт белән сәхнәдә 2023 елның мартында чыгыш ясадык.
— Гитара буенча балаларга дәрес бирүеңне дәвам итәсеңме?
— Укытам, ләкин хәзер азрак. Чөнки эш күп. Үзебезнең балаларны төрле түгәрәкләргә йөртергә кирәк, бу да вакыт сорый. Гитарадан тыш, вокал дәресләре дә бирәм. Хәзер үлә-бетә эшлисем килми. Булганына шөкер. Хәйриячелек белән дә шөгыльләнәм.
“15 ЕЛ БЕРГӘ”
— Тормыш иптәшең Айзатны синең аша яхшы беләбез. Гаиләгезгә ничә яшь? Берара интернетка кызыклы видеолар төшереп куя идегез. Аны күндерү кыен булмадымы?
— Айзат белән 15 ел бергә, Аллага шөкер. Ул — Актаныш егете, КФУда укыта. Узган ел биология фәннәре кандидаты булды. Бу дәрәҗәгә ирешү өчен, ун ел тырышлык куйды.
Видео төшерергә күндерү, чынлап та, башта җиңел булмады, озак сорадым. Аннары үзе дә кереп китте. “Ә ник әле бер нәрсә дә төшермибез?” — дип сораганы да булды. Тик үземнең нишләптер теләк кимеде, илһам китте. Көндәлек мәшәкатьләр дә бераз киртә булгандыр. Яңа фатирга күченү, ремонт, башка вак-төяк эшләр…
— Ирең бик җитди кебек. Әллә тоела гынамы?
— Айзат башка төрле ул, миннән аермалы буларак, кем әйтмешли, җирдә йөри. Ирем артист булмаганга сөенәм. Мине дә ара-тирә җиргә төшереп тора.
— Гастрольләргә чыгып киткәндә, сүз әйтмиме, көнләшмиме?
— Ирем белән үзара килешү бар: каядыр гастрольгә чыгып китсәм, өч көннән артыкка сузмыйм. Ул алай сүз әйтми. Ир-ат җырчылар булса да, бары тик хезмәттәшләр икәнен яхшы аңлый. Җәен Казахстан, Себер якларында Сабантуйларда чыгыш ясап кайттым. Күп эшем Казанда, ерак йөрисе юк. Ирем дә, үзем дә күбрәк өйдә булырга яратабыз.
— Мәҗлесләрне ике телдә алып барасыңмы?
— Әйе. Татарча да, русча да эшләгәч, ихтыяҗ зур. Үзмәшгуль булып теркәлгәч, эре компанияләр белән дә хезмәттәшлек итәм. Алып та барам, оештырам да.
— Балалар ниләр белән кызыксына?
— Әминәбез рәсем ясарга оста. Улыбыз Әскар йөзәргә ярата. Ул да рәсемне матур ясый иде, хәзер ташлады. Икесе дә сәнгатькә тартылмый. Моны үзем дә артык теләмим.
— Бер үзгәрмисең син!
— Бераз арттым. Әмма бер дә кыенсынмыйм. Быел 40 яшь тула, яшәрә бармыйбыз. Артык авырлыкны бик тиз җыям һәм тиз ташлый да алам. Камыр ризыклары, баллыны ашамыйм. Еш, әмма аз күләмдә тукланам. Бер начар гадәт бар: концерт яки берәр чарада эшләп кайткач, төнге сәгать 2-3 ләрдә ашказанын тутырып ятарга мөмкинмен, бик нервлансам да күп ашыйм. Ит, яшелчә яратам.
Үземне спорт белән бик дус дия алмыйм. Бераз тюбингта шудык. Анысын яратабыз. Айзат ягында авылда еш булабыз. Анда шәп тау бар. Озакка сузмыйча кайтып, рәхәтләнеп шуып килергә кирәк әле.
Лилия ЙОСЫПОВА.