Мари Иле республикасы Морки районы Мамай авылы Татарстанның Әтнә районы белән чиктәш. Биредә якынча 30 кеше гомер кичерә, авылга зәңгәр ягулык кермәгән. Халык һәр ел саен кышка утын әзерли. Мамайлылар башкалардан үзара дус-тату, ярдәмчел булуы белән аерылып тора. Узган елда күмәк көч белән авылдагы чишмәне тулысынча төзекләндергәннәр. Розалия Галиәхмәтова — беренче көннән башлап зур көч куйган кешеләрнең берсе.
— Күптән түгел авылда зиратны тәртипкә китердек, — дип сүз башлады Розалия ханым. — Шуннан соң уйладым да, чишмәгә алынырга кирәк, дигән фикергә килдем. Бу хакта авыл төркеменә яздым. Аллаһка шөкер, якташлар хуплап чыкты, чишмәне бик матур итеп ясый алдык. Авылда яшәүчеләр һәм кайчандыр моннан күчеп киткән кешеләр акчалата ярдәм итте. Алдан бурасын эшләп калдырган идек. Алабугада яшәүче Юныс абый Мусин узган ел иртә яздан кайтып, калган эшләрне дәвам итүчеләрнең берсе булды. Материаллар юнәтү, эшчеләрне җыю аның өстендә иде. 18 майда Мамайда чишмә янында зур өмә оештырдык. Юныс абый җаны-тәне белән эшләп йөргән җиреннән, кызганыч, узган ел
9 июньдә арабыздан китеп барды. Аның гаиләсе чишмә өчен җыелган акчаны миңа тапшырды. Калган эшләр артыннан ирем Фидаил белән икәү йөрдек. Янәшәбездә һәрчак авылдашларыбыз булышлык итәргә әзер торды.
Хәзер “Мамай” чишмәсеннән кеше өзелгәне юк. Хәл-әхвәлне дә халык бер-берсе белән су алган вакытта чишмә янында белешә. Мамай авылы елганың ике ягына урнашкан. Авыл уртасыннан кечкенә генә инеш ага, чишмә тау астында ерактан ук каршы ала. Җәй көне биредәге матурлыкны сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Һәр көн таң аткан саен чишмәбез үзенең тәмле суы белән күп еллар якташларымны сөендерсен иде, дип телим!
Арыслан ГӘРӘЕВ.