Әлки районы Югары Әлки авылында яшәүче Гөлназ (45 яшь) һәм Данис (55 яшьтә) Салаховларның тырышлыгына, уңганлыгына һәркем соклана. Бу үрнәк гаиләдә бөтен нәрсә мулдан: биш малайга гомер биргәннәр, хуҗалыкта 13 сыер, 8 бозау, 2 үгез, йөзләгән кош-корт. 15х7 м үлчәмдәге теплицада кыяр үстерәләр. Узган ел 1500 кг кыяр саттык, ди хуҗабикә.
Әлки районы Таш Билге авылы кызы Гөлназ бик иртә, 19 яшендә кияүгә чыга. 1998 елның 9 октябрендә кавышкан яшь пар ире Данисның төп йортында, аның әти-әнисе белән көн күрә. Гаилә башлыгы — һөнәре буенча механик. Бүген “Яшь көч” хуҗалыгында умартачы булып эшли. Хуҗабикә исә — башлангыч сыйныф укытучысы. Психолог булырга да укыган.
— Хуҗалыкта маллар арткач, эштән киттем. Чөнки өлгереп булмый, — диде Гөлназ. — 2019 елда токымлы сыерларның саны 24 кә җитте. Кече ферма программасы буенча өстәп сарай төзедек. Берара сөт бәясе артты, кызыктык та, сөтне тапшырырга булдык. Бүген литрын 30 сумнан алалар. Җәйге сезонда һәр көн 170-200 литр сөт тапшырдык. Сыерларны савым аппараты белән савабыз. Төп керемебез шул сөттән. Бозауларны кечкенә чакта сатабыз. 10 гектардан артык пай җиребез бар, шунда печән үстерәбез, ашлыкны сатып та алабыз. Иремнең эшеннән дә бирәләр. Кыш чыгарга 200 рулон печән кирәк. Бөтен эшне ирем белән бергә башкарабыз, улларыбыз да бик булыша. Шөкер, малайлар хезмәткә өйрәнеп үсә.
Гөлназ белән Данисның олы уллары Динар (25 яшь) узган ел гаилә корган. Дилүс 21 яшьтә. Алар икесе дә Казанда төпләнеп калган.
— Аллага шөкер, балалар һөнәрле, бездән акча сорамыйлар, үз көннәрен үзләре күрәләр, — дип шатланып әйтте әни кеше.
Өченче уллары Илназга — 14, Динаска — 6, Данилга 4 яшь. Кыз тели-тели биш малайга җиттегезме, дим елмаеп Гөлназга.
— Кияүгә чыкканда, ике генә бала табам дип уйлаган идем. Безгә язганы бишәү булды, — диде ул. — Икенче балам кыз иде, тик Аллаһы Тәгалә насыйп итмәде. Үзем дә, олы улым да җитлекми тудык, аның каравы Ходай безне гомерле итеп яраткан.
Гөлназдан кыяр үстерү серләре турында да сораштым.
— Мартта кыярның “Кураж”, “Герман” сортларын утыртам, май башына өлгерә, — дип сөйләде Гөлназ. — Әлеге сортларның кыяры күп була. Уңыш яхшы булсын өчен, сезон дәвамында кыярны 2-3 тапкыр ашларга кирәк. Кыярны бер генә тапкыр утыртам. Шул үзебезгә дә җитә, сатарга да кала. Эреләрен малларга ашатабыз. Октябрь ахырына кадәр ашыйбыз. Безнең кыярны авыл халкы да, районнан да килеп алалар. Башта ашарга, аннан тозларга сорыйлар. Ел саен 100-150 төп помидор үстерәбез. Авыл җирендә эш күп инде. Иртән сәгать 4 тә торабыз, кара төнгә кадәр эшлибез. Әмма маңгай тиреңне түгеп көч куйгач, табышы да бар, ризыгы да хәләл, кыскасы, йокы татлы, ашы тәмле.
Эльмира СӘЛАХОВА.