• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 01.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәхнә арты

“ҮЗЕМНЕ АКЛАР ӨЧЕН СЕРИАЛ ЯЗДЫМ”

“ҮЗЕМНЕ АКЛАР ӨЧЕН СЕРИАЛ ЯЗДЫМ”

Татарстанның атказанган артисты Ләйсән МӘХМҮТОВА, җырчы булудан тыш, композитор, автор-башкаручы, режиссер, сценарист та. “ТНВ” каналында күрсәтелгән татарча сериалларда төрле характерлы рольләрне оста башкара. Кайбер телевизор караучылар, сериалга шулхәтле бирелеп, тәнкыйть утына да тота иде әле Ләйсәнне. Мисалга “Яланаяклы кыз” сериалын алу да җитә.
— Берара хатын-кызлар тарафыннан, чынлап та, тискәре караш китте. Чөнки кайбер рольләрдә бик “стерва” идем. Мине, тормышта да шундый ул, дип уйлый башлаучылар күбәйде, — дип сөйли Ләйсән. — Үземне аклар өчен, “Уеннан уймак” сериалын яздым (көлә). Дөрес, анда да матур курчак роле түгел. Ләкин күптән шундый роль уйныйсы килгән иде, сәбәп тә килеп чыкты. Зур гаилә белән бер сериалда төшәргә мөмкинлек булды. Якыннарым да катнашып калды. Идеямне күтәргәне өчен, режиссер Нурания Җамалига рәхмәт!

“АРТИСТ, МИЛИЦИОНЕР ЯКИ АТ КАРАУЧЫ…”
— Ләйсән, балачакта да шундый чая, җитез, әрсез идеңме?
— Тормышым вакыйгаларга бай, бик кызык, дип әйтер идем. Балачагым да рәхәт узды. Әти-әни мине гел гастрольгә алалар иде. Шулай ияреп йөри-йөри, төрле җирләрне, дөнья күреп үстем. Олы кызлары булгач, мине малай булыр дип көткәннәр. Ләйсән дигән исемне миңа апам Лилия кушкан. Әти белән бала тудыру йортына хәл белергә баргач, апа яңа яуган ак карга исемемне язган.
— Кечкенәдән спектакльләрдә катнаша башлагансың, Ләйсән. Беренче рольне ничә яшьләрдә уйнадың?
— Барыбер театрда буталып йөри дип, II сыйныфта укыганда малай ролен бирделәр. Рәхәтләнеп уйнап йөрдем. Тик бер әйбер ошамый иде. Ул вакытта озын калын чәчемне үреп, парик астына яшереп кертәләр, башымны “шпилька”, “невидимка” белән авырттырып бетерәләр иде. Сәхнә артында үсеп, шуның исен иснәп, әлбәттә, артист булам, дип хыялландым. Милиционер яки ат караучы булам, дигән чаклар да бар иде. Чөнки Әлкидәге Һидият бабам атлар карады.
IX сыйныфны тәмамлагач, Казан театр училищесына укырга кердем. Остазларыбыз Шамил Бариев һәм Ренат Әюпов иде. Курсыбыз бик шәп булды. Әле дә дус, гел элемтәдә торабыз. Училищеда укыган елларда җырлар яза башладым. Аннары Тинчурин театрына эшкә урнашып, музыкаль спектакльләрдә уйнап, 8 ел шунда хезмәт куйдым. Шул ук вакытта, автор-башкаручы буларак үз җырларымны туплап, 1997 елда “Юксыну” дип аталган альбомымны чыгардым. Уйлыйм да, күпме эш майтарганмын икән, дим. Яшьлек инде, көч, дәрт бар. Үз вакытында биеп тә, җырлап та йөрдем. “Казан” милли-мәдәни үзәгендә уза торган татар дискотекаларын да алып бара идем.

“ӘТИ-ӘНИ ГАСТРОЛЬДӘ ГЕНӘ КЕБЕК”
— Ләйсән, син төс-буең, холкың белән дә гел Исламия апага охшаган кебек?
— Әнигә охшаганмын шул. Олыгайган саен бу кыяфәткә дә, хәрәкәтләремә дә чыга. Әни бик акыллы иде. Бөтен әйберне уйлап, үлчәп эш итә, әмма бер әйтсә, яхшы иттереп үзәгенә тидерә иде. Чаялыгым белән әнигә охшасам да, кызу канлы мин. Нәрсә уйлыйм, шуны туры бәреп әйтәм, әти кебек. Шуңа күрә бу тормышта өйрәнәсе әйберләр бар әле.
— Исламия апа белән Хәлил абыйның арадан киткәненә ничә ел инде?
— Әнинең киткәненә 5 елдан артты. Әтинең вафатына 12 ел була. Күпме вакыт узса да, алар гел янда кебек. Без балачакта әби белән үсеп, әти-әни озак вакытка гастрольгә чыгып киткән сыман, хәзер дә шундый тойгы белән яшибез. Ятимлек хисе юк, чөнки апа янәшәдә. Өйдә әти белән әнинең рәссамнар ясаган ике зур портреты эленеп тора, елмаеп карыйлар, ниндидер җылылык тоям. Апа да нәкъ шулай ди.
— Исламия апа белән Хәлил абыйны искә алып, чаралар оештырып торалар. Рухлары шаттыр, дип ышанабыз.
— 2023 елда Тинчурин театры белән әнинең 80 еллыгы уңаеннан искә алу кичәсе оештырдык. Искиткеч матур булды. Махсус сценарий язып, артистлар әни белән әтинең гомер агышын, танышу, туй, гастрольдә азапланып йөрүләрен, Мәскәүгә барып, театр бинасын яулап кайтуларын сәхнәдә күрсәттеләр. Лилия апа белән Ренат җизни аларның олы чагын уйнады. Мин дә катнаштым. Үзе бер спектакль килеп чыкты. “Прогон”ны караганда, елап утырдым. Соңрак әтине дә искә алу кичәсе уздырдык. Мин бик канәгать. Театр хезмәткәрләренә, артистларга рәхмәтем чиксез. Хәзер Казанда Исламия Мәхмүтова урамы да бар.

“МИҢА — 50, ТӨРКЕМГӘ — 26”
— Ләйсән, тамашачы сине күбрәк “Зө-Ләй-Лә” триосы солисты буларак яхшы белә. Төркем белән ничә ел иҗат иттегез? Өчегез арасында дуслык сакланып калдымы?
— Дискотекалар алып барганда, яңалык эзләп, яшьләрнең дә бии торган үз татар музыкасы булырга тиеш, дип янып йөргәндә, “Зө-Ләй-Лә” оешты. 2024 елның декабрендә миңа — 50, төркемгә 26 яшь тулды. Ләйсән Закирова, Зөлфия Вәлиева белән кайларда гына булмадык. Өч “Алтын Барс”ыбыз бар. Күп фестивальләрдә катнашып, Сабантуйлар уза торган ерак җирләргә — Париж, Лондон, Истанбул, Австралиягә, Россиянең Архангельск шәһәренә хәтле барып җиттек. Ил Президенты Владимир Путинга да җырлаганыбыз бар. Дөньякүләм чараларда, Дөнья чемпионатларын ачу-ябу тантанасында катнаштык. Мондый бәхет татар җырчыларына бик сирәк эләгә, ә без шуларга ирештек.
Әлбәттә, “Зө-Ләй-Лә” кызлары минем юбилей уңаеннан оештырылган иҗат кичәсенә килеп котлады, катнаштылар. Анысы өчен рәхмәт!
— 50 яшьлек юбилей кичәсен бик матур уздырдың, Ләйсән!
— Җырларымны башкарган, юбилеема килә алган барлык иҗатташ дусларга рәхмәт! Үзем эшләгән Казан шәһәр филармониясе артистлары күтәреп алды. “Казан” бию ансамбле белән биеп, шаулап-гөрләп уздырдык. Иҗат кичәмдә тормышымнан күп вакыйгаларны күрсәтәсем килде. Әлбәттә, бер сценарийга сыйдырып бетерү җиңел булмады. Әти-әни дә минем өчен шатлангандыр дип ышанам. Аларны гел искә төшердек. Чөнки иҗат юлымның күп өлеше әти-әнием белән бәйле.
— Гаиләң нихәл, Ләйсән? Яңалыклар юкмы?
— Мин бик бәхетле. Ирем Руслан, улларым Сөләйман, Йосыф — якын кешеләрем янымда. Сөләйман әтисе белән төзелеш өлкәсендә хезмәт куя. Йосыф VII сыйныфта укый. Малайлар видеолар җыю, мультфильмнар ясау белән кызыксына. Кадерле, якын кешем, терәгем апам Лилия, туганнарым, мине аңлый торган дусларым бар. Күп түгел, әмма чын дус алар. Әгәр мине яраталар икән — мин дә яратам. Яратмыйлар икән — якын да бармыйм.
— Кайчан аралашсак та, бер зарланмыйсың, тормыштан, эшеңнән гел канәгать син, Ләйсән. Энергияң дә һәрчак ташып тора кебек. Күз тимәсен!
— Барысы да Аллага шөкер. Иҗатта профессионаллар белән эшлим. Кайсы өлкәгә кагылсам да, әйбәт кешеләр генә очрый. Бәлкем, үзем начар булмагангадыр, кем белә. Хәзерге заманда бөтен әйбергә күп энергия китә. Шуңа аны элеккечә һәр җиргә таратасым килми. Энергия, көчне зур эшләр өчен җыярга кирәк. Тормышта һәр очраган яңа кеше безне үзгәртә, үстерә, чыныктыра. Ә инде нинди юлдан барырга икәнен үзең сайлыйсың. Тормыш юлыбыз җиңел, уңышлы булсын!
Лилия ЙОСЫПОВА.

БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ:

Тулы исеме: Ләйсән Хәлил кызы Мәхмүтова
Туган җире: Казан
Туган көне: 17 декабрь, 1974 ел
Белеме: Казан театр училищесы, Казан дәүләт мәдәният институты

 

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“ЕГЕТЛӘР, БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА ИПИ, АННАРЫ МУНЧА КИРӘК, ДИ”
Төрлесеннән

“ЕГЕТЛӘР, БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА ИПИ, АННАРЫ МУНЧА КИРӘК, ДИ”

by irekmanager irekmanager
1 июля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru