• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 01.07.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Сәхнә арты

“КЕШЕНЕ ЕЛМАЙТУ ЕЛАТУГА КАРАГАНДА АВЫРРАК”

“КЕШЕНЕ ЕЛМАЙТУ ЕЛАТУГА КАРАГАНДА АВЫРРАК”

— Сезонына 4-5 яңа спектакль тәкъдим итмәсә, тамашачының театр белән кызыксынуы кими, —дигән иде әңгәмә барышында бер режиссер. Бу яктан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры сынатмый, чираттагы премьерасын күрсәтте — “Стоп, кода! Туй була!” Ул Башкортстан драматургы Наил Гаетбайның 30 еллар элек язылган әсәре буенча сәхнәләштерелгән. Режиссеры — Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов.

Исеме үзенчәлекле булса да, спектакль әллә ни яңалык алып килми. Демографик хәл, гаиләләрнең бер генә бала белән чикләнүе, карьера дип бөтенләй бала тапмаулары, “йомшак” ирләр, көчле хатын-кызлар, әти-әнинең байлыкка кызыгып, балаларын көчләп кияүгә бирүләре, акчага кызыгу, бала тәрбияләү мәсьәләләре, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, аерылуга китергән сәбәпләр — бу темалар  мәңгелек.

Спектакльнең жанрын комедия дип тәкъдим иттеләр. Бу иң авыр жанрларның берсе дияр идем. Халыкны елатуга караганда, көлдерү күпкә авыррак. Шуңа да Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов үзе дә: “Комедияне кую күпкә читенрәк”, — ди.

Әсәрнең сюжеты бик примитив. Аерылышу дәрәҗәсенә җиткән гаилә кызлары Рушанияне (Лилия Камалиева, Зәринә Сафина) курсташы Айнурга (Илфак Хафизов, Эдуард Никитин) кияүгә бирергә телиләр. Кызның әнисе Айсылу (Сәкинә Минханова, Зөлфия Вәлиева) егетнең зур суммада грант отуын белеп, акчасына кызыга. Егетне үз кияве итәр өчен хәтта кызын авырлы итеп ялганларга да тайчынмый. Ире Хәмит (Харис Хөснетдинов) майор булса да, ул аның сүзенә колак салмый. Егетнең әти-әнисе дә бик тату яши дип әйтеп булмый. Камил (Ренат Шәмсетдинов) хатыны Хәлимәне (Лилия Мәхмүтова)  көнләшә, шуның аркасында еш кына бәхәскә киләләр. Хатын да гомер буе түзеп сабыр касәсе тулган.

Спектакль туйга әзерләнү күренешеннән башланып китә. Кайбер кечкенә генә детальләр бүгенге көн вәзгыятен ачып бирә. Әйтик, шалтыраган тавыш ишетүгә бөтен кешенең берьюлы телефонга үрелүе. Гөлбикәнең (Гөлназ Нәүмәтова) барлык проблемаларны онлайн рәвештә, телефон аша гына хәл итүе). Шул ук вакытта Айсылуның интернет заманында балаларын телеграмма сугып кайтартуы телефон булмаган чак белән бүгенгә бер күпер сала сыман, образлы тоела.

Икенче бүлектә аталар һәм балалар проблемасы ачыла. Айнур композитор булырга хыяллана, әтисеннән качып әсәрләр яза, тик әтисе кушканча IT- юнәлеш буенча укырга мәҗбүр. Рушаниянең дә, авырлы дип, егетне алдап кияүгә чыгасы килми, тик әнисенә каршы бара алмый. Ахыр чиктә, яшьләр үз сүзләрен әйтә. Уртак фикергә киләләр. Айнурның язган җырларын да яңгырата.  Егет белән кызның бер-берсенә чын-чынлап гашыйк булганын да аңлыйбыз. Туй буласы да билгеле була. Кыскасы, барысы да бәхетле, бар да яхшы.

Шушы примитивлык арасыннан автор тагын бер теманы күрсәтергә тели. Үзебезнең талантлы шәхесләребезнең читкә китүләрен искәртә. “Айнур китмәсен, ул читтә рухын, талантын югалтачак. Талант туган җирдә генә үсә. Без тагын бер талантлы татарыбызны югалтачакбыз. Нас и так мало”, — ди  Гыйльфан (Рамил Минханов, Салават Хәбибуллин). Ә үзе спектакльдә Минзәлә театрына композитор булып китәргә хыялланып йөри.

Әсәрнең декорациясе дә бик гади, җиңел эшләнгән. Ачык төсләр, арткы фонда йөрәк формасында зәңгәр күк, шкаф, йорт эчен хәтерләткән җиһазлар, курчаклар… Декорациянең шулай гади булуы артистларның сүзләрен беренче планга чыгару өчен дә кирәк булгандыр, бәлки. Алар сүз белән генә түгел, тән белән дә сөйләшәләр. Пластика, хореография алымнары әсәрне тулырак күзалларга мөмкинлек бирә. Артистларның бик ачык төстәге киемнәре, гел кычкырып сөйләшүләре, бер тик тормаулары — барысы да күренешләрне арттырып күрсәтергә теләүгә бәйле. Ут куючылар исә театрның күзләре. Алар тамашачыга спектакльне кабул итәргә булыша. Көтелмәгән фикер әйтелгән саен сәхнәдә яшен суккандай төсле утлар янып алу үзе бер үзенчәлеккә ия.

Комедия гади, җиңел кабул ителә. Шул ук вакытта уйландыра, елмайта торган моментлары да бар. Әсәр тамашачы күңеленә үтеп керә алырмы, популярлашып китәрме – монысын вакыт хәл итәр.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

 

Хәбәрләр

“Ярдәм” мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат, 1 хатын-кыз һәм аларны озата баручы 4 кеше хаҗга китте.

29 майда галим Әбрар Кәримуллинның тууына 100 ел тулды. Ул Саба районы Чәбия -Чүрчи авылында туган һәм җирләнгән.

6 июнь — Корбан гаете. Казанда 14.00 сәгатьтә Кремль яр буенда “Корбан фест” уза.

Татарстанда быел үзмәшгульләр 8,3 %ка арткан һәм 386 957 кешегә җиткән.

РФ Президенты В.Путин ташламалы ипотеканы 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирүне хуплады.

Җырчы Георгий Ибушев һәм яшь язучы Алинә Бикмуллина Татарстан Язучылар берлегенә алынды.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“ЕГЕТЛӘР, БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА ИПИ, АННАРЫ МУНЧА КИРӘК, ДИ”
Төрлесеннән

“ЕГЕТЛӘР, БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА ИПИ, АННАРЫ МУНЧА КИРӘК, ДИ”

by irekmanager irekmanager
1 июля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru