• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 31.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“КЫЗЛАРЫБЫЗНЫ САНДЫК БЕЛӘН КИЯҮГӘ БИРДЕК”

Фәрит абый Инсапов Башкортстанның Бишбүләк районы Кыңгыр-Мәнәвез авылыннан. Кечкенәдән агач эше белән шөгыльләнә. Куллары алтын аның. Ул салган өй, мунча, гаражлар бихисап. Балта остасы бирнә сандыклары да ясый.

Хәзерге заманда киленнәр бирнә сандыгы белән төшми бит, диючеләр дә табылыр.
— Сандык сорап килүчеләр күп. Аларны, милли йолаларыбызны саклап калу максатыннан, символ буларак кулланучылар да бар. 3 кызыбызны, 1 оныгыбызны да сандык белән кияүгә бирдек. Фәрит аларга да сандык ясады. Уртанчы кызыбызның туен чын татар йолалары буенча, су юллары күрсәтеп, җыр-бию белән үткәрдек, — ди Фәрит абыйның тормыш иптәше Әлфия ханым.
Үзен хәтерләгәннән бирле агачтан эшләнмәләр ясый Фәрит абый. Алтынчы сыйныфта укыганда беренче тапкыр шкаф ясаган ул. Һөнәре буенча да балта остасы, армиядә дә столяр булган.
— Йорт җиһазлары, беседка, тәрәзә йөзлекләре ясыйм. Үз остаханәм бар. Күбрәк юкә агачын кулланам, чөнки ул җиңел киселә, сырлап бизәкләр дә төшереп була, — ди оста.
Кышын, бушрак вакытта күңеленә якын булган эшенә чума ул. Елына якынча
5 сандык ясый. Бер сандыкны эшләү өчен бер атна чамасы вакыты китә икән. Сандыкларны якыннарының, туганнарының юбилейларына да бүләк итәләр.
Фәрит абый белән Әлфия апа 33 ел бергә. Алар 6 бала тәрбияләп үстергән. Әлфия ханым да, 66 яшендә булуына карамастан, һаман хезмәттә. 12-13 яшеннән сәхнәдә ул. Хәзерге көндә клубта режиссер булып эшли. Фәрит абый белән бер-берсен тулыландырып, илһамландырып яшиләр.
Альмира МӘҮЛЕТОВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“Кече хаҗның савабы зур”
иман нуры

“Кече хаҗның савабы зур”

by irekmanager irekmanager
1 июня, 2020
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
СИНТЕЗАТОР, ТАТАРЧА СӨЙЛӘ! ЯКИ КҮРМӘҮЧЕЛӘРГӘ ТЕКСТЛАРНЫ НИЧЕК УКЫРГА?
Төрлесеннән

СИНТЕЗАТОР, ТАТАРЧА СӨЙЛӘ! ЯКИ КҮРМӘҮЧЕЛӘРГӘ ТЕКСТЛАРНЫ НИЧЕК УКЫРГА?

by irekmanager irekmanager
4 августа, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru