• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 16.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ҖИҺАЗГА НАРАТ АГАЧЫ ЯХШЫ”

Ютазы районы Байлар авылында яшәүче балта остасы Зилфәр Гәрәйшинның даны күрше-тирә районнарга да таралган. Аның кул эшләрен аеруча балалар ярата. Чөнки ул аларның барлык теләкләрен истә тотып, берсеннән-берсе матур, мавыктыргыч уенчыклар ясый. Өлкән буын өстәл, урындык, ял итү өчен беседкалар сорап мөрәҗәгать итә икән.

 — Агач эшенә осталык бабам Мөслимнән күчкән, — дип әңгәмәбезне башлады Зилфәр абый. — Алтын куллы кеше иде ул. Балачакта аның янында кайнашып, ярдәм итеп үстем. 25 ел элек гаиләбез белән өй салырга керештек. Шул вакытта такта эшкәртә торган станок кирәк иде. Тиз генә аны юнәтү ягын карадым. Нәтиҗәдә йортны шул станок белән салып та бетердек. Соңрак тәрәзә рамнары, ишекләр ясый башладым. Күрше-тирә, танышлар да ярдәм сорап, өйләренә чакырды.

Материал өчен нарат агачын сайларга тырышам. Аны башта яхшылап киптерәм. Чөнки эш башлаганда ул тулысынча коры булырга тиеш.

Соңгы елларда күбрәк балалар бакчаларыннан заказлар килә: өйләр, беседка, паровоз, машиналар, өстәл, комлыкта уйный торган корылмалар сорыйлар. Урыссу балалар иҗат үзәге өчен дә шактый уенчыклар ясадым. Тәрбиячеләр, сабыйларның шатлыклы йөзләрен күреп, кат-кат рәхмәт әйтеп шалтыраталар.

— Кул эшләрегез берсеннән-берсе соклангыч.

— Идеяләр төрлечә килә. Махсус үзем уйлап ясаган әйберләрем дә бар. Күпчелек ул балалар бакчасына яки балалар иҗат үзәге өчен уен форматында эшләнә. Интернет челтәрендә дә такта эшләре белән бәйле эскизлар бик күп. Кайвакыт яртысын шуннан алам, калганын үземчә башкарам. Минем өчен хатынымның бәяләмәсе аеруча мөһим. Әлфинур әйткәннәрне һәрчак истә тотарга тырышам. Бергәләшеп баш ватканда гына матур эшләнмәләр килеп чыга. Остаханәмдә рәхәтләнеп ял итәм, көч-дәрман туплыйм.

Зилфәр Гәрәйшин “Баулы нефть” оешмасында насос станциясе машинисты булып эшли. Улы Эльнар да әтисе юлын сайлаган. Оныклары Наилә белән Самат дәү әтисенең остаханәсендә еш кунак була. Чөнки күпчелек уенчыклар нәкъ менә аларга атап эшләнә.

Арыслан ГӘРӘЕВ.

 

 

Хәбәрләр

Казанның кайбер метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башладылар.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларның торакка мохтаҗ гаиләләре социаль ипотека буенча фатир ала алачак.

Татарстанда 20 сентябрь Гошер көне дип игълан ителде.

Аксубай районында дүртенче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 50 мең сум биреләчәк, башка балалар өчен — 10 ар мең сум.

Казанда “Бию көрәше”ндә Балтачтан Илнар Закиров җиңде һәм 300 мең сумлык сертификат алды.

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлау көнендә, ике “Sollers ST8” автомобиле һәм 11 смартфон уйнатылачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”
Спорт

Танылган җанатар Антон АГАФОНОВ: “ТАБИБЛАР ӘЛЕГӘ ХОККЕЙ КАРАМАСКА КУШТЫ”

by irekmanager irekmanager
12 декабря, 2023
ОРЛЫКЛАРНЫ НИЧЕК ЧЫНЫКТЫРЫРГА?
Бакчачы почмагы

ОРЛЫКЛАРНЫ НИЧЕК ЧЫНЫКТЫРЫРГА?

by irekmanager irekmanager
20 декабря, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru