• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 09.09.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Гаилә

“АВЫЛДА БАЛАЛАР СӘЛАМӘТ БУЛЫП ҮСӘ”

Октябрь ахырында Мәскәүдә үткән Бөтенроссия “Ел гаиләсе-2024” конкурсында Айгөл һәм Ренат Шайхайдаровлар “Авыл гаиләсе” номинациясендә җиңү яулый. Айгөл — Казан кызы, Ренат — Мөслим егете. Казанда нибары ярты ел яшиләр. Шуннан соң аларның күңеле чишмә, урман, елга-күлләргә тартыла. Шайхайдаровлар беркадәр вакыт кайсы яклардан өй сатып алырга икән дип баш вата. Нәтиҗәдә матур табигатьле Кама Тамагы районы Антоновка авылына тукталалар. Хәзер әлеге күркәм гаилә биш бала тәрбияли.

— “Ел гаиләсе-2024” конкурсында барлыгы биш номинация каралган иде:  “Күп балалы гаилә”, “Яшь гаилә”, “Авыл гаиләсе”, “Алтын гаилә” һәм “Гаилә — гореф-гадәтләрне саклаучы”, — дип сүз башлады Ренат. — Без “Авыл гаиләсе” номинациясендә катнаштык һәм җиңеп чыктык. Россия башкаласында дүрт көн булдык. Узган ел “Нечкәбил” бәйгесендә чыгыш ясап, өч этапны уңышлы үткән идек. Шуңа да безнең гаиләне Мәскәүгә тәкъдим иттеләр. Бу юлы Россиянең төрле төбәкләреннән 88 гаилә чакырылган иде. Үзебез кебек күп балалы гаиләләрне күрүгә, күз карашыннан, сүзсез дә аңлыйсың икән. Мәскәүдә Татарстаннан без генә идек. Мин “Балаларны тәрбияләүдә ата кешенең роле” дигән демографик форумда чыгыш ясадым.  Балаларга Мәскәүдә бушлай экскурсияләр, күңел ачу чаралары оештырылды. Кыскасы, Татарстанга күтәренке кәеф белән кайттык.

— Ренат, балаларыгызны ничек тәрбиялисез?

— Дөресен әйтим: балачакта урманнан кайтып кермәдем. Шуңа да урман исе һәрчак күңелемә якын булды. Безнең Антоновкада гаилә питомнигы бар. Шактый еллар махсус савытларда нарат, чыршы, юкә, карагай, миләш кебек куаклар сатабыз. Үз эшебез булгач, гаиләгә дә вакыт җитәрлек кала. Бакчада ярты литрлыдан башлап 11 литрлыга кадәр берничә лейка бар. Бөтен эшне гаилә белән күмәкләшеп башкарабыз. Айгөл белән өйләнешкән вакытта да гаилә беренче урында булачак дип сүз бирештек. Икебез дә ишле гаиләдә үсмәсәк тә, күп бала алып кайту турында хыялландык. Безнең өчен карьера түгел, барысыннан да бигрәк гаилә кыйммәтләре өстен. Бер-береңне аңлап, дус-тату булып, янәшәбездә матурлык тудырып яшисебез килә. Иң яхшы тәрбия ул — сабыйларыңны эшкә кечкенәдән өйрәтеп үстерү, аларны зур тормыш юлына вакытында әзерләү дип саныйм. Өч балабыз Тенеш мәктәбендә укый, икесе шул ук авылда балалар бакчасына йөри. Смартфонны олы кызыбызга өй эше әзерләгәндә генә бирәбез. Балалар бию, бадминтон, театр түгәрәкләрендә шөгыльләнә. Вакыт булуга, гаилә белән табигатьтә ял итәргә тырышабыз. Җәен су коенсак, кыш көне сноубордта шуарга яратабыз. Авылда балалар күпкә сәламәт үсә.

— Мөслим егете ни өчен  Кама Тамагы районында төпләнергә уйлаган?

— Зур су янәшәсендә яшисебез килде. Антоновкада безнең йорттан Идел якынча 1,5 чакрым  ераклыкта гына урнашкан. Биредәге матурлыкны беренче тапкыр күрдем дә, бу бит “татар Геленджигы” дип таң калдым. Безнең янда гына ак койрыклы бөркетләр очып йөри. Табигатьнең матурлыгын сүз белән аңлатып бетерә торган түгел. Антоновкада яши башлаганыбызга 15 ел булды. Әлегә иске йортта гомер кичерәбез. Яңа өй салып ятабыз. Анда эчке эшләрне башкарасы калды. Авылда дусларыбыз бик күп. Аеруча җиде гаилә белән тыгыз аралашабыз. Бер-беребезгә өй салырга булышабыз. Авылга кайтып акча эшләргә теләгән кешегә мөмкинлекләр бар дип саныйм.

— Балаларның бишесен дә бертигез яратабыз, — дип Айгөл дә безнең сүзгә кушылды. — Хөкүмәт тә төрлечә ярдәм күрсәтә. Агач утырту акцияләре оештырабыз. Балаларны елга-күлләрне чүптән арындырырга кирәклеген аңлатып үстердек. Хәзер берәр кая барсак, алар чүп-чарны без әйтмичә үзләре җыя башлый. Күптән түгел авылда бер гаилә, конкурста катнашып, 1 миллион сум грант отты. Киләсе елга шул акчага волейбол мәйданчыгы ачылачак. Анда теләге булган һәркем спорт белән шөгыльләнә алачак. Сәламәт тормыш рәвеше алып барабыз. Йокларга да иртә ятабыз, иртә уянабыз.

Айгөл белән Ренат Шайхайдаровлар һәркемгә үрнәк. Аларның йөзеннән нур бөркелә. Сабыйларыгызны пар канат астында үстерергә язсын!

Арыслан ГӘРӘЕВ.

Хәбәрләр

Аксубай районында дүртенче балалары туган гаиләләргә бер тапкыр 50 мең сум биреләчәк, башка балалар өчен — 10 ар мең сум.

Казанда “Бию көрәше”ндә Балтачтан Илнар Закиров җиңде һәм 300 мең сумлык сертификат алды.

14 сентябрьдә, Татарстан Рәисен сайлау көнендә, ике “Sollers ST8” автомобиле һәм 11 смартфон уйнатылачак.

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“Бәллүр кыз” Лилия ТИМЕРГАЛЕЕВА: “ЭШТӘН КАЙТКАЧ, УТЫРЫП ЧӘЙ ЭЧӘР ФАТИРЫҢ БУЛУ ДА БӘХЕТ”
Татар дөньясы

“Бәллүр кыз” Лилия ТИМЕРГАЛЕЕВА: “ЭШТӘН КАЙТКАЧ, УТЫРЫП ЧӘЙ ЭЧӘР ФАТИРЫҢ БУЛУ ДА БӘХЕТ”

by irekmanager irekmanager
19 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?
Безнең өй

ИПИНЕ НИЧЕК ПЕШЕРЕРГӘ?

by irekmanager irekmanager
13 февраля, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru