• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 02.01.2026
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Бакчачы почмагы

“КАБАК ҮСТЕРҮНЕҢ ДОГАСЫН БЕЛӘСЕҢДЕР, ДИЛӘР”

Дини китапларда бик еш: “Пәйгамбәребез (с.г.в.) кабак ярата иде”, — дигән мәгълүмат очрый. Шундый риваять тә бар: бервакыт Рәсүлебез янына бер сәхәбә керә дә, кабак күреп: “Бу нәрсә?” — дип сорый. “Без аның белән үз ризыгыбызны арттырабыз”, — дип җавап кайтара Аллаһ илчесе. Хатыны Гайшәгә дә еш кына: “Ризык әзерләгәндә күбрәк кабак сал, чөнки ул сагышлы йөрәкне ныгыта!” — дип әйтә торган булган, кабакны бик кадерле ризыкка санаган. Дөрестән дә, көзен алтынсу, кызгылт сары, яшькелт төстәге кабак яшелчәләрнең патшасын хәтерләтә. Соңгы елларда халык та аның бәрәкәтен белеп алды, күпләп утырта, яратып куллана башлады. Хәтта: “Кабак ашаган малның ите дә, сөте тә тәмле”, — диючеләр бар. Әллә шуңа, бакчасына тоташ кабак кына утыртучылар да артты.

Киров өлкәсенең Кукмарага терәлеп үк торган Иске Пенәгәр авылында гомер итүче Зыятдин Нәҗметдинов та менә ничә ел инде бакчасына кабак кына чәчә.  Гәрчә үзе мал-туар тотмый. Яшелчәне авыл халкына таратырга дип утырта!

— 2010 елдагы корылыктан соң бәрәңге уңмый башлады. Берүзем яшим, кишәрлек мәйданы утыз сутыйга якын. Уйладым да кабак кына утыртыйм әле дигән фикергә килдем. Чөнки бәрәңге яңгыр яумаса үсми. Кабак исә ничек тә үсә… — ди әңгәмәдәшем.

Башта кабак орлыгын базардан сатып ала. Соңрак интернет аша җиде төрле сорт кайтарта. Шуларның өчесен генә ошата.

— Шул өч сортның берсен — патиссонга охшаганын бәрәңге кебек кыздырырга да мөмкин, бик тәмле. Гомумән, өч сорт та тыгыз, зур булып үсә һәм яхшы саклана. Алар безнең як климатына ияләнгән, — дип, тәҗрибә уртаклаша әңгәмәдәшем.

Быел 18 төрле кабак  утырткан. Шуның унга якыны уңыш биргән. Берсе-берсе 30 килодан артып киткәннәр. Бер елны берсе хәтта 40 килога җиткән. Авылдашлары, уенын-чынын бергә кушып: “Аның догасын беләсеңдер”, — дисә, Зыятдин абый әйтүенчә, кабак үстерүнең әллә ни хикмәте юк. Ул орлыкларны турыдан-туры җиргә утырта. Үсентедән утыртсаң, авырдан китә, дип саный. Аннан бер кат чүбен утый, су сипми. Кечкенә кабаклар бераз зурайгач, яшелчәне үсүдән туктата — тармакларның баш-башын өзә, буш чәчәкләрне җыя.

— Шулай итмәсәң, яшелчәнең бер өлешендә кабак төшә бара, ә алдан үскәннәренә ныгырга сабакның көче җитми. Бер төптә ике-өч кабак калса яхшы. Үсә башлагач, аларны кузгалтырга ярамый, — дип сөйли танышым. Зыятдин абый көн дә бакчага чыгып, яшелчәләрнең хәлен белә.

— Ике арада энергия алышу бармаса, яшелчә тәмле булмый. Мин биргән яхшы орлыктан да кайберәүләрнең кабагы уңмый. Аны ир-ат утыртырга тиеш дигән сүз дә бар, — ди ул.

Кабакны август ахырында җыеп, келәткә кертә, көннәр суыткач, өенә ташый. Яшелчә үзе җитешеп бетә.

— Динебез җимешнең өлгереп җитмәгәнен ашарга куша. Чөнки артык озак торганда бозыла башларга мөмкин, — ди имам-хатыйп.

Кабак өлгергәч, Зыятдин абый өендә кабак турау өмәсе уздыра. Өмәгә килгән һәркем үзенә кирәк кадәр кабак турап алып кайтып китә. Калганын танышым туңдырып куя. Кайчан кем генә сорап килсә дә, рәхәтләнеп биреп җибәрә.

— Бездә Коръән ашына җимешле кабак бәлеше пешерәләр. Кабакны манты, өчпочмак, ботка, аш — һәммәсенә салучылар бар. Кайнатмасы чәй эчәргә менә дигән. Соңгы елларда халык кышка согын да ясый, — дип елмая имам-хатыйп.

Зыятдин абый кабакның орлыгын да өләшә. Аны махсус күп итеп әзерли. Өй шартларында киптерә, элпәсен кубара. Болай иткәндә, берничә ел саклана икән. Әнә шулай үзенә шөгыль табып, шул гамәленнән башкаларга да файда итеп яшәргә тырыша Зыятдин абый.

Гүзәл САБИРОВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Автояңалыклар
  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Язмышлар

“ИҢ ЯКЫН КЕШЕЛӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛЕРГӘ КИРӘК”

by irekmanager irekmanager
3 апреля, 2025
“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”
Сәхнә арты

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”

by irekmanager irekmanager
14 ноября, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru