Соңгы елларда халык артистлар, танылган кешеләрнең генә түгел, блогерларның да тормыш-көнкүрешен игътибар белән күзәтә. Интернет киңлекләрендә үз аудиториясен туплаган шундый ханымнарның берсе, 43 меңнән артык язылучысы булган Рәмзия Вәлиева да шактый популяр. Казанда гомер итүче бу ханымны күпләр аш-су остасы дип белә. Кемдер күп югалтулар кичергән ханым буларак якын итә. Күптән түгел аның гаиләсенә янә кайгы килде: мобилизациягә эләгеп, махсус хәрби операциягә киткән кияве Рафилне соңгы юлга озаттылар…
“УЛ АЛАМ ДИДЕ, МИН ЧЫКТЫМ”
Рәмзия апа тумышы белән Питрәч районыннан. 17 яшендә бәхет эзләп, Казанга килә. Хыялы трамвай йөртү булса да, туганының киңәшенә колак салып, кондитерлар әзерләү училищесына укырга керә. Тик укуын ташлый — тулай торактагы бүлмәдәш кызларының көн дә сыра эчкәнен күргәч, берәүгә дә әйтеп тормыйча, кире авылга кайтып китә. Бераздан янә башкалага юл тота. Монысында инде үзе дә күн эшләнмәләр тегүче туганының сүзе белән тегүчелеккә укый һәм күн әйберләр җитештерү цехына эшкә урнаша. “Көненә 13-14 сәгать тегә идем”, — дип искә ала ул елларны танышым. Озак та узмый, булачак ире Фәргатьне очрата. Бер ай гына дуслашып йөриләр дә гаилә коралар. Тормыш юлыннан парлап атлауларына дүрт дистәдән артык гомер узган.
— Без дус кызымның туенда таныштык. Ул чакта аның йөргән кызы, минем егетем бар иде. Шулай бергә сөйләшеп утырабыз. Уен-көлке белән: “Чиратта кем өйләнә?” — дим. Фәргать, бер дә уйлап тормыйча: “Сине кияүгә алам?” — димәсенме? Башта игътибар итмәдем. Ә соңыннан егетнең сүзләре чын икәнен аңладым. Ул чагында аңа — 21, миңа 19 яшь иде. Кыскасы, Фәргать алам диде, мин чыктым, — дип хәтер яңарта Рәмзия апа.
Сайлаган яры гаилә җанлы, тырыш ир булып чыга. Яшәү яме өстәп, бер-бер артлы кызлары һәм уллары туа. Балалар үстергәндә дә, Рәмзия апа күн тегү цехында эшләвен дәвам итә. Соңрак, күз күреме начарлангач кына, тегүчелектән китә. Күрше хатыны белән Мәскәүгә тауарга йөри башлыйлар. Алып-сату эшенең мәшәкате турында бу кәсепне үз җилкәсендә сынап караганнар яхшы беләдер. Әнә шулай үз тырышлыклары белән алып барган тормыш-көнкүреш турында сөйләгәндә: “Йокының нәрсә икәнен белмәдек, шулай да ямь һәм тәм табып яшәдек”, — ди Рәмзия апа. Йокысыз, әмма кайгы-хәсрәтсез еллар…
“ЙӨРӘКНЕ ӨЗЕП АЛГАН КЕБЕК БУЛДЫ”
Рәмзия апаның блогерлык эшчәнлеге белән таныш булганнар берничә ел элек 37 яшендә улы Фаилнең кисәк үлеп киткәнен яхшы хәтерли. Ир гаиләсе белән Алексеевскида яшәгән, Әлмәткә йөреп эшләгән. Аның кан басымы уйнап интектергән. Эштән чираттагы ялына кайтканда да, кан басымы күтәрелгән. Әнисе һәрвакыт: “Табиб кушкан даруларны вакытында эч, кан басымыңны үлчә”, — дип гел тукып торган. Син әйтә дип кенә ирләр сәламәтлеккә игътибар итәме соң? Фаил дә аяклары бүрәнә кебек шешсә дә, табибка барырга ашыкмаган.
— Минем сиземләү сәләтем көчле, — дип йөрәк ярасын яңарта ана. — Улымның үләренә берничә көн кала, бакчадагы петуния яфракларын өзгәндә, кызыма: “Кулым эшкә бармый, кемдер үләр кебек”, — дидем. Бу вакытта киявебез сугышта иде инде. Кызым ире өчен борчылды. Минем эч пошу улымны югалтуга булган. Һәр көнне иртәнге сәгать дүрттә: “Әни, әти, хәлләрегез ничек?” — дип яза иде. “Улым, ник иртә торасың?” — дип сорагач, “Ике атна йоклаганым юк инде, төне буе йөреп чыгам”, — диде. “Кан басымың да уйный, алай эшләмә, тынычланырга кирәк”, — дидем. Видеодан сөйләшкәндә дә күзләре нурсыз кебек тоелды. Бу турыда үзенә әйткәч: “Телефон шулай күрсәтә”, — дип экранга сылтады. “Аякларым авырта”, — дигәч тә, “Казанга кил, табибка күреник”, — дип үгетләдем. Ә ул: “Район хастаханәсендә генә ятармын”, — диде. Ике көн хәбәргә чыкмады. Мин эштән соң гаиләсе беләндер, комачау итмим, дидем. Чит номердан дусты шалтыратып: “Улыгызның хәле авыр, кешеләрне дә танымый”, — дигән хәбәрне җиткергәч, аяк астында җир убылгандай тоелды.
Рәмзия апа улының хастаханәдә икәнен белүгә, олы оныгы белән тизрәк юлга кузгала. Районга кайтып җиткәндә, дөрестән дә, Фаил аңсыз диярлек ята. Кадерле кешесенең тавышын ишеткәч кенә, аңа хәл кергәндәй тоела, “әни” дип кабатлый ала. Ашыгыч рәвештә Казанга китәләр. Ләкин хакыйкатьтә бала анага гына кадерле шул — Фаилне дә башкала табиблары колач җәеп каршы алмый. Бу җомга көнне кичке сәгать бишләр тирәсе була. Рәмзия апаның үҗәтлеге белән улын төнге унбердә чак реанимациягә алып кереп китәләр. Ике көннән табиб улының аңсыз, авыр хәлдә икәнен әйтә. Шул төндә Фаилнең йөрәге тибүдән туктый — аның бөерләре эшләми башлаган була.
— Улымның үле хәбәрен ишеткәч, йөрәкне өзеп алган кебек тоелды. Берничә көн урыннан торырлык та көч тапмадым. Ашыгыч ярдәм килеп хастаханәгә алып китә, кайтам, тагын табиб чакыртабыз… Шулай яшәдем. Газиз балаңны югалтудан да авыр хәсрәт дөньяда юк, — дип күз яшьләренә буыла әңгәмәдәшем.
Ул чагында аны төшенкелеккә бирелүдән кызының балалары — балдан татлы оныклары гына коткара. “Яшисем килми”, — дип үксегән чакларында: “Дәү әни, син безгә кирәк”, — дип муенына килеп сарылган шушы сабыйлар яшәү көче бирә. Дәү әниләрен бер минутка да ялгыз калдырмый алар.
— Блогерлык эшен дә шушы балалар уйлап тапты. Күңел ачу чарасы итеп кенә башласам да, язылучылар тиз арада 43 меңнән артты. Улымны җирләгәч тә, авыр уйлардан блогерлык эшем һәм оныкларым коткарды. Мине оныттырып тору өчен: “Дәү әни, әйдә, тегене пешерәбез, моны әзерлик”, — дип аш-су бүлмәсенә сөйрәп диярлек алып керәләр иде. Аларның ярдәме һәм халык белән аралашып, үземне кулга алдым, яшәүне дәвам иттем. Язылучыларымнан килгән җылы сүзләрне туганыңнан да ишетмисең, — дип сөйли Рәмзия апа. Улы Фаилнең ике баласы да, Казаннан читтә яшәүгә карамастан, әле дә дәү әниләре өчен үлеп тора, бөтен каникулларын Казанда уздыралар икән.
“СТЕНАГА СИКЕРТӘ ТОРГАН АВЫРУ”
Вакыт узу белән яра бераз төзәлде дигәндә, Рәмзия апаның гаиләсенә янә сынау килә — кызы Энҗе авырып китә. Муен турысы авыртудан зарлангач, салкын бәргәндер, дип уйлыйлар. Тора-бара куллары күтәрелмәс була, аркасы сызлый. Шул килеш эшләп йөри. Аңын җуеп егылгач кына, әлеге тайпылышларның җитди икәнен аңлыйлар. Тикшеренүләр узгач, Энҗенең умыртка баганасының муен өлешендә бүсер барлыгы ачыклана, хәле начарайганнан-начарая, көчле дарулар да авыртуларны басмый башлый. Табиблар тиз арада операция ясарга кирәклеген әйтә. Рәмзия апа, җаваплылыкны үз өстенә алып, кызын пычак астына сала. Аллаһның рәхмәте, операция уңышлы уза. Энҗе янәдән аягына баса. Бәхет өстенә бәхет өстәп, кызын хастаханәдән чыгарган мәлдә кияве дә махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайта.
— Иренең кайтуы да кызыбызга көч бирде. Рафил корбан чалдырды. Туганнарның каберен зиярәт кылдык. Ул көннәрдә бәхет касәбез тулып торды, — дип янә хәтер яңарта әңгәмәдәшем.
Ләкин санаулы көннәр тиз уза — ике атнага кайткан Рафилнең дә кире китәр көннәре җитә. Ирен сугышка озаткач, Энҗе янә авыртулардан зарлана башлый. Рәмзия апаның җәе шулай кызының сәламәтлеге өчен көрәшеп уза. Нейрохирургның: “Бу авыру стенага сикертә”, — дигән сүзләре дөреслеккә туры килә. Ярты еллап азаплангач, Рәмзия апа кызын бер танышына массажга алып китә. Иркенләп утырып ашый да алмаган, тизрәк яту ягын чамалаган Энҗе беренче сеанстан соң ук ярты көн үз аякларында йөри. Моны күргәч, баласы өчен утка-суга керергә дә әзер ана, кредит рәсмиләштереп, массаж аппаратын өенә сатып ала. Ничек кулланырга икәнен өйрәнеп, кызына, оныкларына, таныш-белешләренә массаж ясарга керешә. Тырышлыгы бушка китми, Энҗе янә эшкә чыга. Ләкин иренең үлем хәбәре аны кабат аяктан ега…
“БУ КЕРҮДӘН БАШКА ЧЫГА АЛМАМ ИНДЕ”
Энҗе белән Рафил гаилә тормышын кызның әти-әнисе алган тулай торак бүлмәсендә башлыйлар. Рәмзия апа һәм Фәргать абый үзләре күрше йорттагы фатирларында көн итә. Яшьләрнең балалары мәктәпкә укырга керер вакыт җитә, дәрес әзерләргә дә иркенрәк урын кирәк дип уйлашалар да, ике торакны да сатып, Северный бистәсеннән шәхси йорт алалар. Шулай итеп ике гаилә бер түбә астына сыена. Тик ишле булып бер ел да яшәргә өлгермиләр, ил күләмендә өлешчә мобилизация игълан ителә. Рафилгә беренчеләрдән чакыру килә. Пропискада туган җире Лаеш районы Татар Янтыгы авылында торгач, махсус хәрби операциягә дә район үзәгеннән озаталар аны.
— Рафилне җибәрү бик авыр булды, — дип дәвам итә Рәмзия апа. — Бөтен кирәк-яракны елый-елый бергә җыйдык. Ире китеп, кызым балалары белән ялгыз калгач, ярый әле, бергә яшибез, диештек. Мин ул чакта кибеттә сата идем. Иртән китәм, кич кайтканда балалар инде йоклый, алар белән аралашмыйбыз да диярлек. Кияүне озаткач, кызымның йөзе качты. Аны шул хәлдә күргәч, эштән китәргә карар кылдым. Акча да кирәкми, бала сәламәтлеге кадерлерәк, дидем. Күбрәк вакытны блогерлык эшенә юнәлдердем. Балалар белән, видеолар төшерә-төшерә, Рафилдән кош теле кадәр генә булса да хәбәр көтеп, көн арты көн узды.
Танышым сөйләвенчә, кияве тәүге тапкыр үзгәреп кайта. “Тыныч тормышта яшәгәндә күп нәрсәне аңламаганмын, бөтенләй башкача гомер итәргә кирәк икән”, — ди. Фәргать абый белән хуҗалыкта шактый гына эш башкарырга өлгерә, коймаларны яңартырга кирәк, дип йөри. Ләкин ике атна бик тиз уза.
— Кире киткәндә, балалар әтиләрен бигрәк тә авыр озатты, — ди Рәмзия апа. — Алар бит көн дә йоклаганда: “Әти, йоклаганда булса да кайт инде”, — дип теләп ята иде. Иртән уянгач: “Һичьюгы төшкә дә кермәде”, — дип күңелсезләнәләр. Бергәләп елаша идек. Сыйныфларында 33 бала. “Ни өчен бер безнең әтине алып киттеләр?” — дип, көн дә кабатлыйлар иде. Рафил ялга кайткач, “Әтине кире алып китмәсеннәр иде”, — дип теләделәр. Иң бәхетле көннәре булды, шатланып-көлеп йөрделәр. Иртәнге сәгать дүрттә уянсалар да, әтиләре янына ашыгалар. Төнлә дә “тизрәк яктырса ярар иде” дип көтеп яталар. Әтиләре киткәч, бик сагындылар, еладылар. Чираттагы кайтуында исә Рафил кәефсез иде, күрәсең, талчыккан, алҗыган булган. Танырлык түгел иде аны. Өйдә тормады да диярлек. Балаларга да артык игътибар бирмәде. Аны шул хәлдә күреп, үзәк өзгәләнде. Шул килеш китеп тә барды. Алар бит анда юньләп йокламый. Монда вакытта да йоклый алмады, тынычлыгы юк иде.
Тагын бер мәртәбә кайтырга өлгерә әле ул. Бу кайтуында “бабасы”ның энесеннән гармун сатып ала. “Кайткач уйнармын”, — ди. Тик гармун сузарга насыйп булмый аңа… Чираттагы ялына әзерләнеп йөргәндә гомере өзелә.
— Рафил махсус хәрби операциядә чакта аның белән элемтә бер дә югалып тормады. Үзе алгы сызыкта вакытта да иптәшләре аша видеолар яздырып чыгара иде. 11 гыйнварда янә утка кереп китте. Аңа кадәр берничә көн кызыма әллә ничә шалтыратты. “Өч көн рәттән төштә сезне күрәм, бик сагындым”, — дигән. Ә дусларына: “Бу керүдән чыга алмам инде”, — дип әйткән. Атна-ун көн дә узмады, үлем хәбәре килде. Уттан чыгып, яраланган дустын алырга дип кире кергәндә яраланган. Мәетен шундук алып чыга алмадылар. Бераздан гына кереп алдылар. Йөзе танырлык, ДНК кирәкми, диделәр, — дип Рафилнең соңгы көннәре турында бәян итә Рәмзия апа.
Күмгәннең икенче көнендә иртән тәрәзәгә каты итеп шакыган тавышка уяндык. Иң элек шул якка песи йөгерде. Тәрәзәгә карап тора, ә анда беркем юк. Рафилнең җаны безнең янга килгәндер, дибез. Үлем хәбәрен алган көннәрдә иремнең дә төшенә кергән. “Арттан килде дә башыма чиртте. Бөтен кеше миңа ачулы, син ачуланмыйсыңдыр, дип әйтте”, — ди. Аны сөйләмәгән, искә алмаган бер генә көнебез дә юк. Бу хәлләрдән кызым ашаудан калды. Фотоларын зур итеп ясатып элеп куйган. Оныкларның йөрәге безнеке кадәр булгандыр инде, ләкин алар бик түзем. Әтиләрен җирләргә кайтканда да еламыйча тыелып бардылар. Мәктәптә сыйныфташлары җыеп биргән акчаны да: “Әнигә авыр булганда, кирәге чыгачак, аңа бирербез”, — дип, алып куйдылар”.
…Үлем үкенечсез булмый, диләр. Рәмзия апа да үзенең башына төшкән кайгы-хәсрәтләр турында сөйләгәндә: “Нигә миңа мондый сынау килде?” — дими. Димәк, язмышына шулай язылган. Үзеңдә көч табып, сынаулар алдында баш имичә, алга барырга кирәк, дип яши. Ә йөрәк яраларының сызлавына тешен кысып булса да түзә. Чөнки янәшәсендә иңнәренә канат куеп торучы оныклары бар. Аларның игелеген күреп, бик озак еллар иминлектән яшәргә язсын иде аңа.
Гүзәл САБИРОВА.
Кызы Энҗе гаиләсе белән
Оныгы белән