• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 14.12.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Тырышкан табар

“ЕЛЫНА 100 ОЯ ЯСАГАН ВАКЫТЛАР БАР”

“ЕЛЫНА 100 ОЯ ЯСАГАН ВАКЫТЛАР БАР”

Зәй районы Кәрәкәс авылында яшәүче Әмир Вазагиев күп еллар дәвамында агачтан төрле җиһазлар ясарга ярата. Алар башкаларныкын кабатламый, һәрчак берәр төрле үзенчәлеге белән аерылып тора. Әмир абыйга хәтта кошлар да чиксез рәхмәтле. Ул эшләгән кош оялары үзе бер сәнгать әсәренә тиң. Канатлы дуслары аңа рәхмәт сүзләрен сайрап белдерә.

— Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чаллыда автокранчы һөнәренә укыдым, — дип сүз башлады Әмир абый. — Армиядә хезмәт итеп кайткач, “КамАЗ” заводына эшкә урнаштым. Ул чагында эш урыныннан кечкенә генә булса да торак бирәләр иде. Туган як барыбер үзенә тартты. Кәрәкәскә кайтып, иске йорт янәшәсендә яңасын салып чыктык. Лаеклы ялда кешенең икенче сулышы ачыла икән.
— Әмир абый, агач эшенә хирыслык ничек башланды?
— Кечкенәдән агачтан ясалган нинди дә булса җиһаз күрсәм, аңа кызыга идем. Үсә төшкәч, пәке яки пычак белән агачны юна-юна нәрсә дә булса китереп чыгарганымны хәтерлим. 1999-2015 елларда төзелештә эшләдем. Өйләр, мунчалар сала идек. Чаллыда гомер иткәндә, өй, мунча, арба, тегермән макетлары ясадым. Туган нигеземнең дә макетын ерып чыктым. Хәзер инде аларны зуррак итеп эшлим. Заводта көч куйганда ук, агачны эшкәртү уңайлы булсын өчен, үз сызымым буенча циркуляр станок булдырдым. Чөнки станокта эш күпкә тизрәк бара. Гаражны остаханә итеп үзгәрттем. Тәүлекнең күп вакыты шунда уза. Соңгы вакытта бакчаны бизәү өчен кое, тегермән, арба, кашполар, урындык, өстәлләр, сандык, вазалар, балалар җиһазы, кошларга бизәкләп эшләнгән җимлек, сыерчык оялары ясыйм. Сыерчык ояларына килсәк, аларны 25 ел эшлим инде. Елына 100 сыерчык оясы ясаган вакытлар да була. Аларны нарат, чыршы агачыннан әзерлим. Кош оялары тулысынча экологик чиста булсын өчен, иссез буяу сатып алам. Чөнки кошлар кискен исне яратмый. Мунча өчен кирәк-яракларны эшләгәндә, юкә, усак, имәнгә тукталам. Кул эшләрен кирәк кешеләр сатып ала, заказ бирүчеләр дә бар. Бер генә кешенең дә гозерен кире какмаска тырышам.
Әмир абыйны хатыны Рима апа илһамландырып, канатландырып тора. Рима апа — Оренбург өлкәсе кызы. Ике балалары, дүрт оныклары — төп шатлыклары. Вагазиевлар бер-берсен ярты сүздән аңлап яши. Шулай булмаса, 41 ел гомер бер мизгел кебек узып китмәс иде. Рима апа үзенең җырлары белән ирен сөендерсә, Әмир абый кул эшләре белән күңелләрне җылыта. Матурлыкны күреп кенә калмый алар. Башкалар белән дә теләп бүлешә беләләр. Җәй җитсә, ишегалды шау чәчәккә күмелә.
Арыслан ГӘРӘЕВ.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Автояңалыклар
  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”
Сәхнә арты

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”

by irekmanager irekmanager
14 ноября, 2023
“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”
Сәхнә арты

“ИРТӘН ТОРУГА, САКСОФОННЫ КУЛГА АЛАМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2022
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
Язмышлар

“ИҢ ЯКЫН КЕШЕЛӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛЕРГӘ КИРӘК”

by irekmanager irekmanager
3 апреля, 2025
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru