• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 16.08.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Язмышлар

“ИКЕ КУЛСЫЗ ТУСАМ ДА, ҺӘР ЯҢА КӨННЕ ШАТЛЫК БЕЛӘН КАРШЫ АЛАМ”

“ИКЕ КУЛСЫЗ ТУСАМ ДА, ҺӘР ЯҢА КӨННЕ ШАТЛЫК БЕЛӘН КАРШЫ АЛАМ”

Татьяна ФЕДОРОВИЧЕВА Ульяновск каласында яшәп иҗат итә. Рәссамга — 26 яшь. Аның пейзажларын, портретларын, сюжетлы композицияләрен күпләр ошата. Ул аларны сул аягы белән ясый.

“ИҢ УҢАЙЛЫСЫ — ИДӘНГӘ УТЫРЫП ЯСАУ”
— Татьяна, үзегез белән таныштырыгыз әле…
— Ике кулсыз тусам да, һәр яңа көнне шатлык белән каршы алам. Тормышны яратырга, боекмаска кирәк. 2 яшемдә үк каләмне сул аягым бармаклары белән тотып, сызыклар сызганмын. 5 яшемдә ат, песи, этләрне ясарга омтылдым. Фломастер, буяуларны әнием Галина сатып алды. Аннан балалар сынлы сәнгать мәктәбендә укыдым. Мәктәптән соң дус кызым Ульяновск мәдәният һәм сәнгать көллиятенә имтиханнар тапшырырга булды, миңа да: “Әйдә, син дә шунда кер”, — диде. Көллияттә читтән торып укыдым. Шулай итеп, өстәмә белем укытучысы белгечлеген алдым. Аннары журналистика факультетына имтиханнар тапшырдым, шул ук вакытта дизайн факультетына керер өчен дә тырышлык куйдым. Хәзер Ульяновск педагогика университетында дизайн факультетының V курсында укыйм.
Майлы, акрил, акварель буяулар, пастель, гуашь, каләм, күмер белән ясалган хезмәтләрем күп. Гел иҗат итәсем килә, тик ял итеп алырга да туры килә. Чөнки урындыкка утырып кәгазь битен идәнгә куеп ясаганда, күзләрем тала башлый. Иң уңайлысы — идәнгә утырып ясау. Киндерләргә язганда, аягым арый, чөнки киндер вертикаль мольбертка куела. Рәсемне өстәлгә куеп ясасам, берникадәр вакыттан аяк ойый. Компьютерда күп язганда да, вакыт-вакыт бармакларның сиземлеге кими, туктап, физик күнегүләр ясарга туры килә.
— Картиналарыгызны сатып алалармы?
— Аеруча табигать күренешләрен, җан ияләре сурәтләрен яраталар. Портретлар ясавымны да сорыйлар. Кешенең төгәл портретын ясау — авыр да, җаваплы да. 2021 елда аучы ир-атның портретын ясаган идем, ул аны бик ошатты. Эшләрем Мәскәүнең В.А.Третьяк фонды оештырган аукционнарда да сатылды. Әлеге фонд җитәкчелеге миңа еш булыша, аларга бик тә рәхмәтлемен!
Гади рәсемне бер сәгать яки бер көн эчендә ясыйм. Калганнары, нинди катлаулылыкта булуына карап, 1-2 көн яки 2-3 атна эчендә ясала, ә майлы буяулар белән языла торганнары берничә айдан соң гына тәмамланырга мөмкин, майлы буяулар озак кибә.

“ӘНИ БИШЕБЕЗНЕ БЕРҮЗЕ АЯККА БАСТЫРДЫ”
— Сез күп балалы гаиләдә туып-үскәнсез…
— 1999 елның 2 апрелендә туганмын. Әтиемне хәтерләмим. Ул гаиләдән киткәч, хәбәрсез югалган, соңрак үлгән. Миңа ул чакта нибары 3 яшь булган. Әниебез бишебезне дә берүзе аякка бастырды. Мин — төпчек бала. Әни тегүче булып эшләде, аннары эшеннән китеп, безне тәрбияләде. Хәзер инде барыбыз да зурлар, минем өч абыем, апам бар. Әни көмәнле чакта УЗИ үткән, әмма аңа баладагы генетик тайпылышлар хакында алдан әйтүче булмаган, шулай да ул мине тапкач, югалып калмаган. Табиблар: “Сабыегызны бала табу йортында калдыра аласыз”, — дисәләр дә, әни мине анда калдырмаган, шөкер.
— Татьяна, барысын да җиренә җиткереп эшләргә ничек өйрәндегез?
— Теләк булса, өйрәнеп була. Әни мине кашык белән ашарга, чәчемне тарарга, теш чистартырга өйрәтте… Ни өчен шушы юлны үтәм дип кайгырып утырмадым. Димәк, миңа шушы язмыш язган. Рухый авырлык кичермәдем, дусларым һәрчак күп булды. Мин аралашучан, нык ихтыярлы. Өлкә, ил күләмендәге һәм халыкара конкурсларда актив катнашам. Хорда җырладым, биедем, ораторлык сәнгатенә дә төшендем. Барабанда уйнау да минем хобби исемлегендә. Театр белән дә кызыксындым. Зур сәхнәләргә чыгып, яттан шигырьләр сөйләдем. Үз шигырьләремне мәктәптә Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырыр алдыннан яза башладым. Берничә ел элек “Спасибо” дигән китабымны нәшер итәргә мөмкинлек туды. Аңа дистәләрчә шигырем, йөзгә якын картиналарымның фотосы керде. Мәдәни чараларда, конкурсларда катнашканым, җиңгәнем өчен бихисап рәхмәт хатлары, грамоталар, кубоклар тапшырылды. Дистәдән артык шәхси күргәзмәмне ачтым.

“СУЛ АЯГЫМНЫҢ СЫГЫЛМАЛЫЛЫГЫ ЯХШЫ”
— Депрессиягә бирелүчеләргә нинди киңәшләр бирерсез?
— Ул вакыт-вакыт миндә дә була. Һәр кеше үз җанына якын берәр шөгыль табарга омтылсын, шуннан соң аның тормыш күге көннән-көн аязрак булыр.
— Бар эшне дә аягыгыз белән башкарасызмы?
— Сул аягымның сыгылмалылыгы яхшы, үземә ашарга әзерли алам, җыештырам да. Кесә телефоны буенча хәбәрләрне аяк бармагым белән язам. Осталык дәресләре дә уздырам. 2022 елда талантлы биюче Евгений Папунаишвили “Россия 1” каналы өчен тапшыру төшерергә килгәч, ул да минем җитәкчелегемдә рәсем ясап карады. “Сезнең рәсемнәрегездән җылылык бөркелә. Таня, сез — көчле шәхес һәм шушы картиналарыгыз белән башкаларга никадәр зур булышлык күрсәтүегезне үзегез дә аңлап бетермисездер әле. Аларга сокланып туймыйбыз!” дигән фикерләрне укыгач, алга таба да иҗатта булырга тиешмен дигән карар күңелемдә ныгый бара.
— Татьяна, без дә сезгә бары зур уңышлар, бәрәкәт, ныклы саулык-сәламәтлек, куанычлы көннәр теләп калабыз!
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА.

 

Хәбәрләр

Балтачта Мортаза байның тарихый киез итек фабрикасын 1 сумга саталар, аңа ашыгыч ремонт таләп ителә.

2026 елның языннан участокта Сосновский балтырганын бетермәгән өчен штраф кертеләчәк.

Айдар Җәббаров К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры баш режиссеры булачак.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе Татарстанда яшәүче 40 меңгә якын балага ярдәм итәчәк.

Казанда “Апуш” татар балалар театр студиясе сентябрьдә өстәмә кастинг игълан итә.

16 августта Балык Бистәсендә “Бистә шәле” III республика хатын-кызлар кәсебе фестивале уза.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
Рәшит САБИРОВ: “КЕШЕ КАДЕРЕ ЮК БЕЗДӘ!”
Сәхнә арты

Рәшит САБИРОВ: “КЕШЕ КАДЕРЕ ЮК БЕЗДӘ!”

by irekmanager irekmanager
11 августа, 2025
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?
иман нуры

УКЫЛМАГАН НАМАЗЛАР ӨЧЕН НИЧЕК ТӘҮБӘ ИТӘРГӘ?

by irekmanager irekmanager
21 ноября, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru