• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 01.01.2026
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Матур туган ягым

“Чишмә суы белән юынгач, көч арта”

“Чишмә суы белән юынгач, көч арта”

Арча районының Курса Почмак авылыннан ерак түгел “Курсави чишмәсе” бар. Кизләү мәшһүр дин белгече Габденнасыйр әл-Курсави исеме белән бәйле.

1776 елда Курса авылында туып, хәзерге Кукмара районына караган данлыклы Мәчкәрә мәдрәсәсендә белем алганнан соң, ул Бохарага белем тупларга киткән. Курсага кайтып, мәдрәсәдә укытканы да билгеле. Аннары ул кабат Бохарага юл алган. Анда исламга карата булган реформаторлык карашларын тараткан. 1812 елда хаҗ сәфәре вакытында Истанбулда үлгәне һәм “Өскедар” зиратында җирләнгәне билгеле. Туган ягында аның истәлеге булып ул имамлык иткән мәчет һәм чишмә генә калган.

Бу кизләүне 2017 елда “Таттелеком” компаниясенең элекке җитәкчесе Лотфулла Шәфигуллин ярдәме белән Арча филиалы элемтәчеләре төзекләндергән. Биредә ял итү урыны да бар. Анда эскәмияләр куелган һәм төрле акыл ияләренең Габденнасыйр Курсавига карата әйткән фикерләре урын алган. Чишмә бакчасындагы кечкенә мәчетне хәтерләткән, нараттан эшләнгән манаралы бинага Курсавиның фотосы урнаштырылган. “Курсави чишмәсе” суы белән юынгач, көч артып киткәндәй була. Элек яңгыр яуса, монда керү бик авыр иде, ремонттан соң кизләүгә төшү юлына таш түшәлде. Бу тарихый чишмәне туристларга да оялмыйча күрсәтә алабыз”, — ди Арча халы.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Автояңалыклар
  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
Язмышлар

“ИҢ ЯКЫН КЕШЕЛӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛЕРГӘ КИРӘК”

by irekmanager irekmanager
3 апреля, 2025
“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”
Сәхнә арты

“14 ЕЛДАН СОҢ БЕРЕНЧЕ МӘХӘББӘТЕМ БЕЛӘН КАВЫШТЫК”

by irekmanager irekmanager
14 ноября, 2023
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru