• #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
Ирек мәйданы
Бүген: 15.10.2025
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
No Result
View All Result
Ирек мәйданы
Баш бит Спорт

“СӘЯХӘТ ИТЕГЕЗ, ГОМЕР БЕР ГЕНӘ”

“СӘЯХӘТ ИТЕГЕЗ, ГОМЕР БЕР ГЕНӘ”

Теләчедән Сергей Ласков былтыр Россия шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыгып киткән иде. 8000 километр узып, ул туган якларына әйләнеп кайтты. Велосәяхәтченең кичерешләре белән без дә бүлештек.

— Сергей, бу сезнең беренче генә сәяхәтегез түгел. Соңгысында кайларда булдыгыз?
— Беренче тапкыр Теләчедән Мамадышка 250 чакрым велосипедта барган идем. Аннары 800 км ераклыкка Түбән Новгородка сәяхәт иттем. Бу юлы Россия шәһәрләре буйлап йөреп кайттым. Воронеж, Тольятти, Димитровград, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдә булдым. Андагы истәлекле урыннар белән телеграм-каналымдагы блогымда таныштырып бардым.
— Юлга чыкканда, үзегез белән нәрсәләр аласыз?
— Иң кирәклеләрен генә алам: зарядка өчен кояш батареялары, кыр кухнясы, киемнәр, чатыр… Даруларны элек ала идем. Шөкер, сәяхәт вакытында бер тапкыр да авырганым булмады. Югыйсә яңгырлы, салкын көннәр дә күп булды. Елга буенда, чатырда кич кунарга да туры килде. Күрәсең, организм чыныга. Телефон һәрчак минем белән. Сәяхәтне видеога даими төшереп барам.
— Ә акча күп киттеме?
— 17 мең сум белән чыгып киткән идем. Кафеларда ашарга бик яратмыйм. Табигать нигъмәтләре, ботка белән дә туенырга була. Кире Теләчегә кайтырга акчаны Белгород шәһәрендә үзем эшләп алдым. Юлда һәрчак ярдәм итүче яхшы күңелле кешеләр очрый.
— Сез — күп балалы әти. Хатыныгыз белән өч бала үстерәсез. Гаиләгез велосәяхәткә китүегезне ничек кабул итте?
— Балаларда кечкенәдән велосипедка мәхәббәт уятырга тырышабыз. Гаиләбез белән табигатькә еш чыгабыз, балыкка йөрибез. Кул эшен онытмаска өндим. Триммер белән печән чабу тиз, җайлы, әмма бензин исе, тавыш. Ә чалгы белән чапканда, бөтен гәүдә хәрәкәтләнә. Үзе бер фитнес. Хатыным белән бер-беребезне аңлыйбыз. Ул һәрчак миңа терәк була белә.
— Юлда нинди авырлыклар булды?
— Һава торышы үзгәреп тору, юлда велосипед ватылуны санамаганда, бар да яхшы үтте. Юлда кыргый хайваннар очрарга мөмкин. Еланнар, куяннар, төлкеләр, кабан, болан белән дә очрашкан булды. Шуңа да табигать законнарын өйрәнми булмый.
— Велосәяхәткә чыгарга җыенган кешеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
— Башта велосәяхәттә йөрүче блогерларны күзәтеп барырга кирәк. Максат, ният булырга тиеш. Рухый әзерлек кирәк. Мондый сәяхәткә үземне ике ел әзерләдем. Иң мөһиме — курыкмаска киңәш итәм. Кием су үткәрми торган булса яхшы. Сәяхәткә кузгалганчы, велосипедта күп йөрергә кирәк. Гомумән, сәяхәт итегез, велосипед беләнме, җәяүме, поезддамы, самолеттамы… Гомер бер генә, аны күңелле һәм файдалы итеп уздырыйк.

Эльвира МОЗАФФАРОВА.

Хәбәрләр

“Минем гаиләм” курсын барлык мәктәпләргә дә кертү ниятләнә.

Бер елда Казанда икенчел базарда фатирлар бәясе 10,3 %ка арткан — 1 кв. метры 188 мең сум.

Түбән Камада “Туфан кыңгыравы” — Туфан Миңнуллин пьесаларыннан спектакльләр фестивале уза.

Азнакайда кабак бәйрәмендә 48 төрле кабак ризыгы пешергәннәр.

Бөтендөнья татар конгрессы балалар арасында “Әниемнең җылы кочагы” конкурсы игълан итте.

Язучы Алмаз Гыймадиев “Казан утлары” журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде.

Рубрикалар

  • Авыл тормышы
  • Бакчачы почмагы
  • Безнең өй
  • Булмас димә!
  • Гаилә
  • иман нуры
  • Матур йолалар
  • Матур туган ягым
  • Мәгариф
  • Минем хокук
  • Сәламәтлек
  • Сәхнә арты
  • Сердәш
  • Спорт
  • Табигать шифасы
  • Тарих тәгәрмәче
  • Татар дөньясы
  • Татар дөньясы
  • Тату гаилә
  • Тәмлетамак
  • Төрлесеннән
  • Тырышкан табар
  • Хатлар эзеннән
  • Хәбәрләр
  • Язмышлар
  • Ярдәм кирәк!

Татар сайтлары









Татар ТВ-каналлары

Радио

Тәртип

Татар радиосы

Курай радиосы

Татарстан радиосы

Күңел радиосы

Популяр

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”
Сәхнә арты

“КАВЫШЫП ЯШӘП КИТКӘННЕ СИЗМИ ДӘ КАЛДЫМ”

by irekmanager irekmanager
1 августа, 2024
“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”
Сәхнә арты

“УН ЕЛ БЕРГӘ ТОРГАЧ, БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАРГА ӨЙРӘНДЕК”

by irekmanager irekmanager
19 июля, 2024
ХӘРБИ ДУСЛАР, ЯКЫННАР – ТӨП ТЕРӘК
Төрлесеннән

ХӘРБИ ДУСЛАР, ЯКЫННАР – ТӨП ТЕРӘК

by irekmanager irekmanager
13 октября, 2025
Ринат ВӘЛИЕВ:  “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”
Сәхнә арты

Ринат ВӘЛИЕВ: “ҮЗЕМНЕҢ КЕШЕГӘ КИРӘКЛЕГЕМНЕ ТОЯМ”

by irekmanager irekmanager
30 мая, 2022
  • #3206 (без названия)
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 528-05-90, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru

No Result
View All Result
  • Сәхифәләр
  • Элемтә
  • Язылу

© “Ирек мәйданы” газетасы редакциясе. 12+. Газетадагы язмаларны редакция рөхсәте белән генә күчереп бастырырга мөмкин. Хатлар өчен адрес: 420141, Казан, а/т 225. Телефон: +7 (843) 233-03-57, 214-10-67. Ватсап: +7 965-629-50-70. E-mail: im_kazan@mail.ru